4 ОКТЯБРЬДӘ КОРБАН БӘЙРӘМЕ УЗДЫРЫЛА

26 сентябрь 2014 ел 21:35

ТР МДНнең күчмә пленум утырышы мөфти Камил хәзрәт җитәкчелегендә  Лаеш мөхтәсибәтендә узды. Утырышта мөфти урынбасарлары, Казыйлар шурасы, Аксакаллар шурасы, Голәмәләр шурасы вәкилләре һәм республиканың барлык имам-мөхтәсибләре катнашты.

Җыелышта нигездә сүз Корбан бәйрәме хакында барды. Шулай ук нәзарәт бүлекләре эшчәнлегенә кагылышлы чыгышлар да ясалды.

Әлеге утырышта Корбан бәйрәме белән бәйле мәгълүматны  Голәмәләр шурасы җитәкчесе Габдулла хәзрәт Әдһәмов җиткерде. Иң  башта ул кыскача шура эшчәнлегенә тукталып: “Быел Голәмәләр шурасы зур бер проектны тормышка ашыру өстендә эшли. Без имамнар өчен положенияләр әзерлибез, алар төрле мәҗлесләрне, җомгаларны уздыру тәртипләреннән гыйбарәт. Ел ахырына кадәр никах һәм җомга намазын уздыруга бәйлеләрен ачыклап һәм бер тәртипкә салып бетерергә кирәк. Шуңа күрә имамнар үзләренең теләк-фикерләрен, тәкъдимнәрен безгә җиткерсеннәр иде”, - диде.

Габдулла хәзрәт Корбан гаете хакында түбәндәгеләрне җиткерде: “Бәйрәм намазына килгәндә, безнең июнь аенда ук утырыш булган иде. Шул вакытта бәйрәм көннәре билгеләнде. Белүебезчә, мөселманнарның дини гамәлләре ай йөреше белән бәйле. Ай туармы, юкмы дип көтеп торган идек. Ай тулды. Бүген зөлхиҗҗә аеның беренче көне. Шуңа күрә Корбан бәйрәме 4 октябрьгә туры килә. Корбан нисабына килгәндә, без аны көмеш бәясе белән  исәпләдек. Нәтиҗәдә 15 меңгә тукталдык. Әгәр  кем дә кемнең төп ихтыяҗларыннан тыш банктамы, яки башка бер урындамы 15 мең сум акчасы бар икән, шулар өчен корбан чалу вәҗиб, мәҗбүри  санала”, - диде ул.

4 октябрьдә кояш 6  сәгать 51 минутта чыга, шул сәбәпле бәйрәм намазы 7 сәгать 20 минутка билгеләнде. "Яңа гасыр" каналыннан 4 октябрьдә иртән гает бәйрәмен карарга мөмкин. Кол Шәриф мәчетеннән бәйрәм чарасы сәгать 8.00 дә күрсәтелә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана