Банкта бурычларны түләтү бүлегендә эшләргә ярыймы?

16 гыйнвар 2020 ел 16:30

Сорау: Әссәламү галәйкүм! Аңлатма биреп үтә алмассызмы, мөслимәгә банкта эшләргә ярыймы һәм анда бурычларны түләтү белән шөгыльләнергә, дөресрәге, хезмәткәрләрне моңа өйрәтергә мөмкинме? Рәхмәт.

Җавап: Мөселманның бурычлы кеше белән үз-үзен тоту кагыйдәләре “Әл-Бәкара” (Сыер) сүрәсенең 280-нче аятендә әйтелгән:
⠀⠀⠀
وَإِن كَانَ ذُو عُسْرَةٍ فَنَظِرَةٌ إِلَىٰ مَيْسَرَةٍ ۚ وَأَن تَصَدَّقُوا خَيْرٌ لَّكُمْ ۖ إِن كُنتُمْ تَعْلَمُونَ
⠀⠀⠀
“Әгәр (бурычлы) авыр хәлдә булса, аның хәле җиңеләйгәнче көтү (кирәк). (Тарлыкта яшәгән кешеләрдән алачагыгызның бөтенен яки бер өлешен) Гафу итсәгез, сезнең өчен яхшырак. Әгәр сез (бурычны кичерүнең сезгә нинди зур савап китерәчәген) белсәгез иде!”

Әлеге аятьтән аңлашылганча, кичектерү – бурычлы белән үзара хезмәттәшлекнең иң кулай ысулы. Шуңа күрә бурычны түләтү процессы мәҗбүри характерда була алмый. Моннан тыш, банклардагы барлык бурыч йөкләмәләре – риба нигезендә төзелгән килешүләр, ә бу исә Коръәндә тыелган. Мондый төр бурычларны түләтүдә теләсә нинди төр ярдәм – үзенә күрә золым (рәхимсезлек һәм гаделсезлек). Шуңа күрә, акча эшләүнең мондый төре бик шикле.

Ә Аллаһы яхшы белүче.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана