Хайваннарны аталандырган (каплаткан) өчен акча бирергә ярыймы?

09 декабрь 2022 ел 18:15

Сорау: Әссәламәгаләйкүм! Хайваннарны аталандырган (каплаткан) өчен акча алырга яки бирергә ярыймы?

Җавап:

بِسۡـمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰـنِ ٱلرَّحِيـمِ

Мәрхәмәтле һәм Рәхимле Аллаһ исеме белән. Вәгаләйкүм әссәлам вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ.

Бу сорау буенча ике мөһим әйберне билгеләп үтәргә кирәк:

1.         Шәригать буенча, мәни суы чиста булмаганлыктан, ул ниндидер кыйммәткә ия булган милек булып исәпләнми. Нәтиҗәдә аның белән алыш-биреш ясау тыела.          

 2.        Бу килешүдә билгесезлек (гарар) бар, чөнки биоматериалның күләме билгеле түгел. Хайваннарны каплату аларның буаз булачагын да (аталануын) вәгъдә итми. Ә билгесезлек булган һәр килешү тыела.

عَنِ ابْنِ عُمَرَ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُمَا، قَالَ: "نَـهَى النَّبِيُّ ﷺ عَنْ عَسْبِ الفَحْلِ"

يُنظر: "صحيح البخاري"، رقم الحديث: 2284.

Ибн Гомәр (Аллаһ аннан һәм аның әтисеннән риза булсын): "Пәйгамбәр ﷺ ‘асб әл-фәхелне тыйды*", - дип әйткән.

Кара: "Сахих әл-Бохари, Имам әл-Бохари, Әбу ‘Абдулла Мөхәммәд, №2284.

*"‘асб әл-фәхел" дип ата хайваннарны каплатуда файдалануны атыйлар.

جَابِرُ بْنَ عَبْدِ اللهِ، يَقُولُ: "نَـهَى رَسُولُ اللهِ ﷺ عَنْ بَيْعِ ضِرَابِ الْجَمَلِ..."

يُنظر: "صحيح مسلم"، مسلم بن الحجاج. رقم الحديث: 1565.

Җәбир ибн ‘Абдулла: "Аллаһ илчесе ﷺ [ана хайванны] дөя белән каплатудан алыш-биреш ясауны тыйды", - дип әйтте.

Кара: "Сахих Мөслим", Мөслим ибн әл-Хәдәҗ, №1565.

"...يخرج بيع ‌عسب ‌الفحل؛ لأن العسب هو الضراب، وأنه ليس بمال"

يُنظر: "بدائع الصنائع"، الكاساني، علاء الدين، 5/145.

"… ‘асб әл-фәхел" белән сату итү [чиктән] чыгу санала, чөнки бу ана хайванны каплатуга кайтып кала, ә ул милек булып саналмый".

Кара. "Бәдаи‘ әс-Санаи‘", әл-Касани, ‘Аляуддин, 5/145.

Аллаһ - яхшырак Белүче.

Татарстан мөфтиятенең фәтвалар (даруль-ифта) бүлеге.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана