Намаз вакытында көлеп җибәрүдән тәһарәт бозыламы?

13 гыйнвар 2020 ел 13:19

Сорау: Намаз вакытында көлеп җибәрүдән тәһарәт бозыламы?

Җавап: әлеге сорауга җавап биргәнче, төгәлрәк булу һәм аңлаешсызлыклардан котылу өчен, “көлү” төшенчәсе белән бәйле кайбер күренешләргә ачыклык кертергә кирәк.

Шартлы рәвештә, көлүне, намазга йогынты ясау күзлегеннән караганда, өч төргә бүләргә мөмкин.

Синең яныңда утырган күршең ишетә алырлык дәрәҗәдә кычкырып көлү.

Көлү тавышы яныңда утырган күршеңә ишетелми, көлгәнеңне бары үзең генә тоясың.

Көлүгә илтүче йөз, ирен, күз торышы үзгәрү, әмма, асылда, бу көлү түгел. Әлеге күренеш елмаю дип атала, бу очракта бернинди дә тавыш чыкмый.

Югарыдагы әйтелгән күренешләргә карата хөкемнәр:

Хәнәфи мәзһәбе галимнәре намазда кычкырып көлү намазны да, тәһарәтне дә боза дигән бердәм фикердә тора. Намаз үтәлгән булып саналсын өчен, яңадан тәһарәт алырга һәм көлү сәбәпле бозылган намазны кабаттан укырга кирәк.

Көлүнең икенче категориясе бары намазны гына боза, тәһарәт бозылмый.

Намаз укыганда елмаю намазны да, тәһарәтне дә бозмый.

Дәлил (аргументация):

Иң беренче чиратта, оппонентлар файдасына дәлил сыйфатында кулланылырга мөмкин, әмма, хакыйкатьтә, хәнәфи мәзһәбе галимнәренең хаклылыгын раслаучы хәдисне китерик:

وَقَالَ جَابِرُ بْنُ عَبْدِ اللَّهِ: «إِذَا ضَحِكَ فِي الصَّلاَةِ أَعَادَ الصَّلاَةَ وَلَمْ يُعِدِ الوُضُوءَ». (صحيح البخاري/ كتاب الوضوء/ باب من لا يرى الوضوء إلا من المخرجين  ١/٤٦)

Җәбир бин Абдиллядан тапшырылган: “Кем дә булса намазда көлсә, намазын кабаттан укысын, әмма тәһарәтне кабат алуга ихтыяҗ юк”. (Сахих Бохари, Китабүл вуду, 1/46)(1).

Хәдистә телгә алынган “көлү” ("ضحك") сүзе гомуми мәгънәгә ия һәм ул нинди дә булса сыйфат белән бирелмәгән. Димәк, бу хәдистә яныңда утырган кеше ишетерлек дәрәҗәдә кычкырып көлү әйтелгән дип аңларга кирәкми. Хәнәфи мәзһәбе галимнәре дәлилләре җыелмасында әлеге факт биредә кеше бары үзенең көлгәнен генә ишетә алу турында әйтелә.

Алга таба.

Ибн Хумам (рәхмәтуллаһи галәйһи) “Фәтхүл Кадир” китабында болай дигән:

حديث القهقهة روي مرسلا ومسندا. واعترف أهل الحديث بصحته مرسلا، ومدار المرسل على أبي العالية وإن رواه غيره كالحسن البصري وإبراهيم النخعي وغيرهما.

أخْبَرَنَا أبو حنيفَة قَالَ حَدثنَا مَنْصُور بن زَاذَان عَن الْحسن الْبَصْرِيّ عَن النَّبِي صلى الله عَلَيْهِ وَسلم انه بَيْنَمَا هُوَ فِي الصَّلَاة اذا اقبل اعمى من قبل الْقبْلَة يُرِيد الصَّلَاة وَالْقَوْم فِي صَلَاة الْفجْر فَوَقع فِي زبية فاستضحك بعض الْقَوْم حَتَّى قهقه فَلَمَّا فرغ رَسُول الله صلى الله عَلَيْهِ وَسلم من الصَّلَاة قَالَ من كَانَ قهقه مِنْكُم فليعد الْوضُوء وَالصَّلَاة.

أخْبَرَنَا ابو حنيفَة عَن حَمَّاد عَن ابراهيم النَّخعِيّ فِي الرجل قهقه فِي الصَّلَاة قَالَ يُعِيد الْوضُوء وَالصَّلَاة ويستغفر ربه فانه أشد الحَدِيث. (فتح القدير 1/51).

«Кычкырып көлүнең намазны да, тәһарәтне да бозуы хакында хәбәр итүче хәдисләр Пәйгамбәрдән ﷺ берөзлексез иснад (тапшыручылар чылбыры) белән дә, мөрсәл (табигыйн һәм Пәйгамбәр ﷺ арасында сәхабәне телгә алмыйча) чылбыры ярдәмендә дә килә. Хәдис фәне белән шөгыльләнүче галимнәр табигыйн һәм Пәйгамбәр ﷺ арасында сәхабәне телгә алмыйча Пәйгамбәрдән ﷺ тапшырылган хәдис ышанычлы тапшыручыдан килсә, аны дөрес дип саныйлар. Әлеге темага мөрсәл хәдисне Абел Алия, Хәсән Басри һәм Ибраһим ән-Нахаи тапшыра”.

Шулай ук Ибн Хумам (рәхмәтуллаһи галәйһи) болай ди:

وأما روايته مسندا فعن عدة من الصحابة أبي موسى الأشعري وأبي هريرة وابن عمر وأنس وجابر وعمران بن الحصين. (فتح القدير 1/51).

«Бөрөзлексез иснад (муснад) белән килгән хәдисләргә килгәндә, аларны берничә сәхабә тапшыра: Әбу Муса Ашари, Әбу Һүрайра, Ибн Гомәр, Әнәс, Җәбир һәм Гыймран бин Хөсәйн, Аллаһы аларның барысыннан да разый булсын(3).»

Бохари хәдисләр җыентыгының танылган “Үмдәтүл Кари” аңлатмасында болай диелә:

وَلنَا فِي هَذَا الْبَاب أحد عشر حَدِيثا عَن رَسُول الله صلى الله عَلَيْهِ وَسلم مِنْهَا أَرْبَعَة مُرْسلَة وَسَبْعَة مُسندَة (عمدة القاري 3ج 71ص).

«Кычкырып көлүнең намазны да, тәһарәтне дә бозуы хакында дәлил сыйфатында Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең 11 хәдисе бар, аларның дүртесе мөрсәл (ул табигыйн һәм Пәйгамбәр ﷺ арасында сәхабәне телгә алмыйча тапшырыла), ә калган җидесе муснад булып тора (өзлексез чылбыр буенча тапшырылган хәдис). (Үмдәтүл Кари, 3 том, 71 бит)(4).

Ибн Гомәр радыяллаһу ганһумнән тапшырыла, Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән:

أخْبَرَنَا اسماعيل بن عَيَّاش قَالَ حَدثنِي عبد الْعَزِيز بن عبيد الله عَن نَافِع عَن ابْن عمر قَالَ: إِذا قهقه الرجل فِي صلَاته أعاد الْوضُوء وَالصَّلَاة. (الحجة على أهل المدينة 1/204).

«Кайсыгыз да булса намазда кычкырып көлсә, тәһарәтен дә, намазын да яңартсын» (Имам Мөхәммәд, «Әл Хүҗа», 1/2014, Ибн Гади, «Кәмил», 4/101. Бәйһакый, «әл Хиләфият», 1/389, номер: 699)(5).

Зәйд бин Халидтән тапшырыла (Аллаһы аңардан разый булса иде), ул болай дигән:

عَنِ ابْنِ سِيرِينَ , عَنْ مَعْبَدٍ الْجُهَنِيِّ , قَالَ: كَانَ النَّبِيُّ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ يُصَلِّي الْغَدَاةَ فَجَاءَ رَجُلٌ أَعْمَى وَقَرِيبٌ مِنْ مُصَلَّى رَسُولِ اللَّهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ بِئْرٌ عَلَى رَأْسِهَا جُلَّةٌ , فَجَاءَ الْأَعْمَى يَمْشِي حَتَّى وَقَعَ فِيهَا , فَضَحِكَ بَعْضُ الْقَوْمِ وَهُمْ فِي الصَّلَاةِ , فَقَالَ النَّبِيُّ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ بَعْدَمَا قَضَى الصَّلَاةَ:  «مَنْ ضَحِكَ مِنْكُمْ فَلْيُعِدِ الْوُضُوءَ وَلْيُعِدِ الصَّلَاةَ» (سنن الدارقطني، 623).

«Бервакыт Пәйгамбәр ﷺ үзенең сәхабәләре белән намаз укыган һәм шул вакытта бер сукыр кеше коега төшеп киткән, бу күренештән берничә сәхабә көлгән. Пәйгамбәр ﷺ намазны төгәлләгәч, борылган һәм аларга әйткән: кайсыгыз да булса көлгән булса, тәһарәтен яңартсын һәм намазын кабаттан укысын» («Сүнән Даракутни», 623)(6).

Хәдистән аңлашылганча, Пәйгамбәр ﷺ аларны ишеткән, димәк көлү тавышы ишетелгән. Һәм бу хәдисне бары шул мәгънәдә аңларга кирәк. Ә Җәбир радыяллаһу ганһүдән тапшырылган хәдис аны бары тулыландыру гына булып тора.

Йомгак сыйфатында Имам Мөхәммәд ибн Әл-Хәсән Әш-Шәйбаниның (рәхмәтуллаһи галәйһи) сүзләрен китерәсе килә:

لَوْلَا مَا جَاءَ من الْآثَار كَانَ الْقيَاس على مَا قَالَ اهل الْمَدِينَة وَلَكِن لَا قِيَاس مَعَ اثر وَلَيْسَ يَنْبَغِي الا إن ينقاد للآثار. (الحجة على أهل المدينة 1/204).

«Әгәр дә хәдисләр булмаса, кыяс (аналогия буенча фикер йөртү) нигезендә, барысы да мәлики мәзһәбе галимнәре әйткәнчә булыр иде (ягъни кеше намаз укыганда көлсә тәһарәт бозылмас иде), әмма кыяс мөмкин түгел, чөнки Пәйгамбәрдән ﷺ килгән хәдисләр бар, һәм моңа охшаш барлык очракларда да (аерым алынган темага хәдис булганда), без бары хәдистә әйтелгәнне генә эшләргә тиешбез” (Имам Мөхәммәд, «Әл Хуҗа», 1/204)(7).

Ә Аллаһ яхшырак белүче.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана