Тәсбих намазы турында хокукый карар

09 декабрь 2022 ел 18:09

Сорау: Әссәламәгаләйкүм! Тәсбих намазы буенча нинди хокукый карар бар? Бу намаз турындагы хәдисләрнең зәгыйфь булуы турында ишеткәнем бар.

Җавап:

بِسۡـمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰـنِ ٱلرَّحِيـمِ

Мәрхәмәтле һәм Рәхимле Аллаһ исеме белән. Вәгаләйкүм әссәлам вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ. Хәнәфи мәзһәбе буенча тәсбих намазы өстәмә (нәфел) намазларының берсе булып тора. Аны намаз уку рөхсәт ителә торган теләсә кайсы вакытта кылырга була.

Имам Мөхәммәд Әмин ибн ‘Абидин болай дип яза:

"يفعلها في كل وقتٍ لا كراهة فيه، أو في كل يومٍ أو ليلةٍ مرةً، وإلا ففي كل أسبوعٍ أو جمعةٍ أو شهرٍ أو العمرِ، وحديثها حَسَنٌ لكثرةِ طرقهِ، وَوَهَمَ من زعم وضعَه". يُنظر: "رد المختار" لابن عابدين، 2/27.

"Тәсбих намазы теләсә кайсы вакытта [намаз уку хупланмый торган вакытлардан тыш], яки һәр көнне яки төнне, һәр атнаны яки җомга көнне, айга бер бер тапкыр яки гомердә бер тапкыр булса да укыла. Бу намаз турындагы хәдисләр төрле юллар белән тапшырылу сәбәпле, алар хәсән хәдисләр булып санала. Аларны зәгыйфь дип әйткән кеше хаталанадыр" ("Радд әл-мухтар"«, Ибн ‘Абидин.  2/27).

Чыннан да, бу хәдисне үз җыентыкларында берничә танылган хәдис белгече китерә. Мәсәлән, имам әт-Тирмизи в "Җами‘ әл-кәбир" (№485-488), “Сунан”да Әбу Дауд №1486), “Сунан”да ибн Мәҗә (№1386-1387) һ.б.

Һәм Аллаһ - яхшырак Белүче.  ⠀⠀⠀

Татарстан мөфтиятенең фәтвалар (даруль-ифта) бүлеге.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана