Ислам динендә пластика операцияләре рөхсәт ителәме?

11 февраль 2020 ел 17:00

Сорау: Әссәламү галәйкүм. Минем бер иренем икенчесенә караганда зуррак. Шул сәбәпле үземне уңайсыз хис итәм һәм, миңа калса, бу минем иремә дә ошамый, гәрчә ул бу хакта миңа ачыктан-ачык әйтмәсә дә. Башка бернәрсәгә дә кагылмыйча, миңа иренемнең формасын төзәтү өчен операция ясатырга ярыймы?

Җавап: Вә галәйкүм әссәлам вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ.

Әйе, сез иреннәрне бер үк размер итеп, аларның формасын төзәттерә аласыз.

Пластика операцияләре мәсьәләсендә гомуми кагыйдә түбәндәгечә: әгәр мондый операция тышкы кыяфәт дефектын (тумыштан булган яки яшәү дәверендә барлыкка килгән дефектын) бетерү өчен эшләнсә, бу рөхсәт ителә.

Әгәр дә операция болай да дефектлы булмаган кыяфәтне төзәтү яки бизәү өчен эшләнсә, бу Аллаһы яралткан, бар кылган нәрсәне, ягъни кешенең табигыйлеген үзгәртү дип санала һәм моны эшләү тыела.

Бу мәсьәләдә нигез булып тумыштан килгән дефектны бетерүнең рөхсәт ителгәнлеге турында хәнәфи мәзһәбе фәтвасы тора. “Фәтава әл-Һиндийә” китабында болай диелгән: ⠀⠀⠀

إذا أراد الرجل أن يقطع إصبعا زائدة أو شيئا آخر قال نصير رحمه الله تعالى إن كان الغالب على من قطع مثل ذلك الهلاك فإنه لا يفعل وإن كان الغالب هو النجاة فهو في سعة من ذلك «Әгәр кем дә булса артык бармагын кисеп алырга яки башка нәрсәне [тумыштан килгән дефектны төзәтергә] теләсә, Нусайр, Аллаһы аннан разый булсын, болай дигән: “Әгәр мондый гамәлләрдән соң кисүчеләр еш  үлсә, моны эшләргә ярамый, ә киресенчә ешрак уңай тәмамланса - болай эшләргә мөмкин” (5/360).

Мөфти Мөхәммәд Такый Усмани “Тәкъмилә Фәтх әл-мүлхим” китабында болай дип ачыклык кертә:⠀⠀⠀

وأما قطع الإصبع الزائدة ونحوها؛ فإنه ليس تغييرا لخلق الله، وإنه من قبيل إزالة العيب أو مرض

«Артык бармакны һәм шуңа охшаш башка физик җитешсезлекне бетерүгә килгәндә, бу Аллаһы Тәгалә бар кылган әйберләрне үзгәртү дип саналмый, бәлки җитешсезлекне бетерү яки авыруны дәвалау дип атала” (5/116).

Аллаһы яхшырак белүче.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана