Мосафирмы, юкмы?

11 февраль 2020 ел 17:01

Сорау. Әссәламүгаләйкүм, хәзрәт. Мосафир үзен сәфәрдә 14 көннән азрак булам дип ниятләп чыгып китә, әмма сәфәре инде 17нче көн дәвам итә. Бу кеше өч көннән өенә кайтасын төгәл белә, аңа хәзер намазларны кыскартыргамы?

Җавап. Вәгаләйкемәссәлам. Сезнең очракта, мосафир намазларын кыскартуын дәвам итә, чөнки ул сәфәр халәтендә 15 яки аннан да күбрәк тәүлеккә каласын белмәгән. Димәк, аның нияте тулысынча формалашып җитмәгән булган.

Мондый очракларда, мосафирның теге яки бу җирлектәге сәфәр көннәре, өйгә кайтып китү вакытын төгәл белгәннән соң, санала башлый.

Югарыда телгә алынган урында никадәр вакыт яшәвенә карамастан, ул биредә өч көнгә каласын төгәл хәл иткән – менә бу аның мосафирмы-юкмы икәнен билгеләүдә хәлиткеч фактор булып тора да инде.

Ә Аллаһы яхшы белүче.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана