Укыган намазыбыз дөрес буламы?

29 август 2022 ел 17:52

Сорау: Әссәламү галәйкүм! Хөрмәтле хәзрәт! Без ахшам намазын укыр өчен, мәчеткә кердек һәм җәмәгатькә кушылдык. Ахырдан намаз укучыларның юлда ястү намазын укучы шәфигыйлар икәнлеге ачыкланды. Безнең намазыбыз хәзер дөрес буламы? Без алар белән бергә ике рәкәгать намаз укыдык, аннан соң торып, калган бер рәкагатьне укып бетердек. 

Җавап: Рәхимле һәм Мәрхәмәтле Аллаһ исеме белән.

Вәгаләйкүм әссәлам вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Юк, сезнең очракта намазны яңадан укырга кирәк. Чөнки Хәнәфи мәзһәбе буенча, башка фарыз намазын укыган имамга ияреп фарыз намазын укырга ярамый.

Имамга ияреп укуның дөреслеге шартларын санап китеп, «Нур әл-Идах» авторы болай дип яза:

وأن لا يكون الإمام مصليا فرضا غير فرضه

«… [Имам артыннан] оеп укылучы фарыз белән чагыштырып караганда, имам башка фарыз намаз укымасын өчен”» (Шурунбүләли, Нур әл-Идах, Намаз китабы, «баб әл-имама»).

Һәм Аллаһ яхшырактыр беләдер.

Хөрмәт белән,⠀⠀

Татарстан Республикасы мөфтие

Камил хәзрәт Самигуллин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана