“Калям Шариф. Перевод смыслов” басмасында ни өчен “истава” сүзе “овладел” дип тәрҗемә ителгән?

11 февраль 2020 ел 17:02

Сорау: Әссәламү галәйкүм. “Калям Шариф. Перевод смыслов” басмасында сез “истава” турында аятьне “овладел Аршем (и всей остальной вселенной)»  дип тәрҗемә иткәнсез. Ни өчен әлеге тәрҗемә сайлап алынды? Бу аятьнең мәгънәсен бозмыймы?

Җавап: Вә галәйкүм әссәлам вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ. Тәрҗемәне әзерләгәндә без ислам фәннәре буенча киң күләмле классик хезмәтләргә таяндык. Болар – тәфсирләр генә түгел, гакыйдә һәм башка фәннәр буенча да китаплар. Барлык бәхәсле сораулар, шул исәптән “мүтәшәбихат” (Аллаһыга карата сүзгә-сүз мәгънәне куллану рөхсәт ителмәгән текстлар) аятьләрен тәрҗемә итү мәсьәләсе дә коллектив рәвештә хәл ителде.

“Истава” фигыле гарәп телендә берничә мәгънәгә ия: өлгерү, олы яшькә керү, тигезләшү, ия булу, мөрәҗәгать итү, күтәрелү, үсеп җитү, ныгу (тамыр җәю), урнашу, утыру (утырып тору) һәм башкалар. 

Имам Мәлик болай дигән: “Күтәрелү билгеле, әмма (әлеге күтәрелүнең) образын күз алдына китерү мөмкин түгел, әмма моңа ышану мәҗбүри, ә (образ турында) сорау – яңалык” (“Сияр” әз-Зәһаби, 7/415).

Бездән Аллаһыны тасвирлау белән бәйле ике этапны узу таләп ителә, аның сүзгә-сүз мәгънәсе тән сыйфатларына күрсәтә. Беренче этап – әлеге тасвирламаны, инкяр итмичә һәм кире какмыйча, Ачышның бер өлеше буларак кабул итү. Икенче этап – кимчелекләргә күрсәтүче әлеге сүзләрнең мондый мәгънәләрен кире кагу: тән сыйфатлары, чикләүләр һәм физик образ.

Бу урында, аңлатмаларга күчмичә (тәэвил), тукталырга мөмкин (һәм кирәк тә).

Әмма кайбер галимнәр тәэвил кылуга – гарәп телендә сүзләрне куллануга һәм Аллаһы Тәгаләгә карата кимчелеккә күрсәтми торган мәгънәгә туры килгән аңлатманы сайлауга каршы килмиләр.

Коръәнгә аңлатма бирүче, әүвәлге чор галимнәрдән булган имам Ибн Җәрир әт-Табари (һиҗри буенча 310-нчы елда вафат) “Әл-Бәкара” (Сыер) сүрәсенең 29-нчы аятенә аңлатмада болай дип яза:

 ⠀⠀⠀

وأولـى الـمعانـي بقول الله جل ثناؤه: {ثُمَّ اسْتَوَى إلـى السماءِ فَسَوَّاهُنْ } علا علـيهنّ وارتفع

⠀⠀⠀

“Иң якын мәгънәләрнең берсе – алар өстеннән (күкләрдән) күтәрелгән”.

Алга таба:⠀

علا علـيها علوّ ملك وسلطان لا علوّ انتقال وزوال. 

“Аллаһы хакимлеккә һәм идарәгә ия булуы белән күтәрелгән, биредә күтәрелү мәгънәсе күчүне, бер урыннан юкка чыгуны аңлатмый”.

Имам Әбу Бәкер әл-Бәйһакый (һиҗри буенча 458-нче елда вафат) “әл-Әсма вә әс-сыйфат” китабында болай дип яза:

 ⠀⠀⠀

وفيما كتب إلي الأستاذ أبو منصور بن أبي أيوب أن كثيرا من متأخري أصحابنا ذهبوا إلى أن الاستواء هو القهر والغلبة

⠀⠀⠀

“Миңа остаз Әбу Мансур ибн Әбу Әйүб (һиҗри буенча 421-нче елда вафат), Аллаһы аңардан разый булсын, соңгы дәвер галимнәрнең “истава” ул – ия булу һәм өстенлек итү” фикеренә килүләре хакында язган иде”.

Башка сүзләр белән әйткәндә, “истава” сүзен рус теленә “возвысился” (дәрәҗәгә һәм хакимияткә карата, әмма урында булуга һәм аннан күчеп йөрүгә карата түгел) һәм “овладел” дип тәрҗемә итү рөхсәт ителә, чөнки мондый аңлатмалар Коръән һәм Сөннәт белгечләреннән, абруйлы имамнардан килә.

Эш барышында безнең тарафтан алып барылган мүтәшәбихат тәрҗемәсе принциплары турында  «Калям Шариф. Перевод смыслов»та кереш сүздән укырга мөмкин (IX – XII битләр).

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана