Суга чумып чыгу тәһарәтне алыштырамы?

17 июнь 2020 ел 17:41

Сорау: Әссәламү галәйкүм! Хәнәфи мәзһәбендә суга чумып чыгу тәһарәтне алыштыра, диләр. Бу дөресме? Мондый тәһарәт белән намаз уку ярыймы?

Җавап: Үә галәйкүм әссәлам! Әйе, ният тәһарәтнең шарты түгел. Аллаһы Тәгалә болай дигән:

يا أيها الذين آمنوا إذا قمتم إلى الصلاة فاغسلوا وجوهكم و أيديكم إلى المرافق و امسحوا برؤوسكم و أرجلكم إلى الكعبين. (المائدة/٦)

“И иман китерүчеләр! Намазга басарга әзерләнгән чагыгызда (әгәр тәһарәтле түгелсез икән) йөзләрегезне һәм терсәкләрегезгә кадәр кулларыгызны юыгыз, башларыгызны мәсех кылыгыз, аякларыгызны да тубыкларга кадәр (юыгыз)” (Маидә/6).

Күргәнегезчә, аятьтә юылырга тиешле барлык әгъзалар саналса да, ният турында сүз әйтелмәгән. Әмма тәһарәт алырга ният кылу, билгеле тәртиптә тән әгъзаларын юу Пәйгамбәребез (сгв) сөннәте булуын онытмаска кирәк. Кайбер мөселманнар сөннәт һәм башкарылуы мәҗбүри булмаган гамәлләрне бер рәткә куя, бу дөрес түгел. Сөннәтне башкармыйча, гел калдырып килгән кеше гөнаһлы була. Аллаһ безне бу ялгышулардан сакласын.

Сезнең сорауга килгәндә дә шул ук хәл: сезнең тәһарәтегез һәм шул тәһарәт белән укылган намазыгыз дөрес, әмма сөннәт турында да онытмагыз.

Ә Аллаһ – яхшырак белүче!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана