Келәм чистарту

11 март 2020 ел 17:49

Сорау: Әссәламү галәйкүм! Келәмнәргә нәҗес (сидек, косык) тисә, ул урынны өч тапкыр юеш чүпрәк белән сөртү җитәме?

Җавап: Үә галәйкүм әссәлам! Келәмне өч тапкыр юеш чүпрәк белән сөртү генә җитми. Нәҗеснең төренә карап, келәм чистартуның ике варианты бар:

1) Әгәр нәҗес кибеп, беленерлек эз калдырмаса (мәсәлән, сидек). Келәм калын булып, аны сыгу мөмкинлеге булмаса яисә келәм идәнгә беркетелгән булса, сидек тигән урынга су бөркеп, аны чүпрәк белән сеңдереп, келәмне киптерү кирәк. Бу гамәлне өч тапкыр эшләү тиешле. Әгәр келәм юка булса, аны өч тапкыр юып, өч тапкыр сыгу җитә. «Фәтәва әлхиндия» китабында болай диелә: 

وما لا ينعصر يطهر بالغسل ثلاث مرات والتجفيف في كل مرة

“Сыгып булмый торган әйберне өч тапкыр юып, өч тапкыр киптереп чистарталар”. 

2) Әгәр нәҗес кибеп, аның эзе калса (мәсәлән, кан). Бу очракта таплы урынга тап бетәрлек кадәр су салырга кирәк. Әгәр беренче тапкырдан бетсә, бер тапкыр да җитә; әгәр бетмәсә, беткәнче су салу кирәк. Гадәти ышкып юганнан соң тап бетмәсә, бу урын чистарган санала. Махсус чистарткычлар куллануның кирәге юк, бары теләк буенча гына, чөнки кан табының эзе бер дә матур түгел.  «Фәтәва әлхиндия» китабында болай диелә: 

وإزالتها إن كانت مرئية بإزالة عينها وأثرها إن كانت شيئا يزول أثره ولا يعتبر فيه العدد

فلو زالت عينها بمرة اكتفى بها ولو لم تزل بثلاثة تغسل إلى أن تزول

وإن كانت شيئا لا يزول أثره إلا بمشقة بأن يحتاج في إزالته إلى شيء آخر سوى الماء كالصابون لا يكلف بإزالته

وكذا لا يكلف بالماء المغلي بالنار

“Күзгә күренеп торган нәҗес нәҗеснең үзен яисә аның эзен бетерү белән (әгәр бетереп булса) чистартыла. Кулланылган су күләме әһәмиятле түгел. Нәҗес бер тапкырдан бетсә, шул да җитә. Өч тапкырдан да бетмәсә, тап беткәнче юу кирәк. Әгәр тапны бетерү өчен махсус чистарткычлар кирәк икән, аларны куллануның кирәге юк, ягъни махсус каты ышку кирәкми. Шулай ук суны җылыту да кирәкми”. 

Аллаһ – яхшырак белүче.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана