Ирләр һәм хатыннар өчен уртак булган аяк киемен кию ирләргә (хатын-кызларга) охшашлануга кермиме?

17 март 2020 ел 14:36

Сорау: Әссәламү галәйкүм! Шәригатьтә ир-атларга хатын кызларга охшашлану тыелган. Заманча аяк киемнәренә карата караш нинди икән? Чөнки бүгенге көндә кедалар, кроссовкалар киеп йөриләр. Мондый аяк киемнәрен кияргә рөхсәт бармы?

Җавап: Үә галәйкүм әссәлам! Бар. Мондый аяк киемнәрен кияргә ярый. Бу очракта аерым бер очрак түгел, ә гадәт әһәмиятлерәк роль уйный. Ислам фикһының нигез принципларының берсе түбәндәгечә яңгырый: العادة محكمة

 “Гадәт хөкем чыгарганда исәпкә алына” (“Әшбәх үә ән-нәзаир”, 6 нчы кагыйдә, “Мәҗәллә”, 36 бит)

Шуны истә тотарга кирәк, бу кагыйдәнең шартлары һәм чикләүләре бар, шуңа күрә бу кагыйдәне куллануның барлык шартларын да белмәгән кеше аны мөстәкыйль рәвештә куллана алмый.

Шулай итеп, хатын-кыз өчен булган аяк киемен хатын-кызлар, ирләр өчен махсус тегелгәнен ирләр кияргә тиеш. Икесе өчен дә уртак (унисекс) булган аяк киемнәрен дә кияргә ярый, әмма кием бик тә ирләрнекенә охшаган икән, аны кимәү хәерлерәк, яисә, киресенчә, кием хатын-кызныкына бик охшаган икән, аны ирләргә кимәү хәерлерәк. Киемнең мөселманнар яшәгән җирлеккә туры килүенә игътибар итү дә бик мөһим.  

Ә Аллаһ – яхшырак белүче!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана