Ширек

19 март 2020 ел 14:50

Сорау: Әссәламү галәйкүм! Ниндидер гамәл вакытында кулланылган көчебез (мәсәлән, штанга күтәргәндә) бу гамәлгә тәэсир итми, юкса, Аллаһтан башка тагын кемдер көч барлыкка китергән булып чыгар иде. Болай уйлау бик куркыныч, ул ширеккә китерергә мөмкин. Моны ничек аңларга соң?

Җавап: Үә галәйкүм әссәлам! Әле мәсьәлә гакыйдә фәненең һәр мөселман белергә тиешле иң катлаулы сораулары рәтендә. Аны аңлау өчен зур тырышлык кирәк.

Мисалга сорауда китерелгән очракны карыйк: штанга күтәрү. Мәктәптәге физика дәресләреннән хәтерлибез, гәүдәбез көч тәсирендә хәрәкәткә килә. Бу очракта кешенең штанганы күтәрүче мускуллары көче турында сүз бара.

Кешедә көч булганны без кире какмыйбыз. Әлеге көчнең барлыгына нинди дәлил бар? Безнең бу көчне сизүебез – дәлил. Авырлык күтәргән һәр кеше үзендә көч барлыгын һәм мускулларында киеренкелек сизә. Димәк, кешенең көче бар. Ул көч кеше ясаган хәрәкәтнең нәтиҗәсенә тәэсир ясыймы соң?

Мускул көченең табигате нинди? Штанга очрагында 3 вариант мөмкин:

штанга кешенең көче белән күтәрелә;

 штанга Аллаһның көче (һәм Кодрәте) белән күтәрелә;

штанга кеше көченең Аллаһ көче белән кушылуы нәтиҗәсендә күтәрелә.

Әгәр кеше хәрәкәт ясар өчен (штанга күтәрер өчен) мөстәкыйль көчкә ия була икән, ул күпмедер дәрәҗәдә Аллаһка бәйсез булыр иде, һәм дөньяда Аллаһтан башка тагын ниндидер барлыкка китерүче бар килеп чыгар иде. Моның булуы мөмкин түгел, чөнки Аллаһ Үзе Коръәндә әйтә:

“Сезне дә, сез кылган нәрсәләрне дә Аллаһ яралтты” (Саффәт/96)

Бу – кешеләрнең барлык гамәлләре дә, барлык хәрәкәтләре дә Аллаһ тарафыннан барлыкка китерелүенә ачык дәлил.

Штанга Аллаһның көче (һәм Кодрәте) белән күтәрелүе әһле сөннәт күзлегеннән дөрес. Бу очракта, алда әйтелгәнчә, кеше үзендә көчне тоя, сизә, әмма ул көч хәрәкәтнең нәтиҗәсенә тәэсир итми. Бары Аллаһ кешегә бу көчне сизәргә мөмкинлек биргән, бу хәрәкәт Аллаһның теләге белән генә барлыкка килә.

Ә менә штанга кеше көченең Аллаһ көче белән кушылуы нәтиҗәсендә күтәрелә дигән фикер галимнәр тарафыннан кире кагыла. Имам Акмалетдин әл-Бабирти үзенең “Васыя” исемле хезмәтенә шәрехләрдә болай яза: “Бер хәрәкәтне ике барлыкка китерүче көч тормышка ашыра алмый”.

Шулай итеп, мәхлукларның барлык хәрәкәтләре дә Аллаһтан булуын Коръән аятьләре дә, рациональ дәлилләр дә раслый. Ә кеше бу гамәлне, хәрәкәтне сайлап ала. Ахирәттә бу сайлауның нәтиҗәсе кешегә кире кайтарылачак.

Имам Әбу Җәгъфәр әт-Тәхави үзенең “Гакыйдә” китабында яза: “Сәләт, мәсәлән, тәүфикъ, мәхлукларга хас түгел, сәләт ул гамәл вакытында гына барлыкка килә. Ә сәламәтлек, мөмкинлек, осталык гамәлгә кадәр була. “Аллаһы Тәгалә беркемгә дә көченнән килмәслек нәрсә йөкләми” (Бәкара/286). Кешеләрнең гамәлләрен Аллаһ барлыкка китергән, ә кеше аларны үзендә булдырган”.

Автор әйтүенчә, кешедәге гамәл барлыкка килгәнче булган сәләтне аера белү кирәк. Кешегә йөкләнгән шәригать бурычлары (тәклиф) шушы сәләткә нигезләнгәннәр.   

Сәләт (мөмкинлек) – ул (намаз уку һәм ураза тоту өчен) сәламәтлек, (хаҗ кылу яисә зәкәт түләү өчен) байлыгың булу, (теге яки бу гамәлны кылу өчен тиешле) гыйлемең булу. Әгәр кешенең бу гамәлләрне үтәргә мөмкинлеге булмаса, әле гамәл аның өчен мәҗбүри булмый. Аллаһы Тәгалә бу турыда болай ди: “Юл үтеп (азык-төлек һәм транспорт чарасы тәэмин итәргә һәм)  аңа (барып җитәргә) көч тапкан кешеләр Аллаһ өчен Бәйтуллаһны хаҗ кылырга тиеш.” (Гыймран/97), ягъни моңа сәләтле булмасалар, бу гамәл аларга мәҗбүри түгел.

Аллаһ безне без сәләтле булмаган гамәлләрне кылырга мәҗбүр итми.

Гамәлне кылу өчен көч бу гамәлне кылган вакытта гына барлыкка килә, аңа кадәр дә түгел, аннан соң да түгел. Һәм бу көчне Аллаһ барлыкка китерә.

Ә Аллаһ яхшырак белүче!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана