Төшенкелеккә бирелүдән дога

13 февраль 2020 ел 14:42

Сорау: Әссәламү галәйкүм! Сөнәттә төшенкелеккә бирелүдән дога бармы?

Җавап: Үә галәйкүм әссәлам! Әйе, Коръәндә дә, Сөннәттә дә борчылудан, сагыштан, күңелсезлектән, төшенкелеккә бирелүдән дога бар.

اللّهُـمَّ إِنِّي أَعْوذُ بِكَ مِنَ الهَـمِّ والْحُـزْنِ، والعًجْـزِ والكَسَلِ والبُخْـلِ والجُـبْنِ، وضَلْـعِ الـدَّيْنِ وغَلَبَـةِ الرِّجال (صحيح البخاري 2893)

1. Аллаһумма инни әгүзү бикә минәл-һәмми вәл-хузни, вәл-гаҗзи вәл-кәсәли вәл-бухли вәл-җүбни, вәл-далги-д-дәйни вәл-гадәбәтир-риҗәәл “Йә Раббым, Синнән тынычсызлыктан, сагыштан, көчсезлектән, ялкаулыктан, саранлыктан, куркаклыктан, әҗәт колы булудан һәм кешеләрнең кимсетүеннән саклавыңны сорыймын” (Бохари, 2893).

اللّهُـمَّ لا سَـهْلَ إِلاّ ما جَعَلـتَهُ سَهـلاً، وَأَنْتَ تَجْـعَلُ الْحَـزَنَ إِذا شِـئْتَ سَهـْلاً

2. Аллаһумма лә сәхлә иллә мә җәгәлтәһү сәхлән, вә әнтә тәҗгәлүл хәзәнә изәә шинтә сәхлән “Йә Раббым, Син барлыкка китергәннән башка җиңеллек юк, һәм, теләсәң, Син сагышны җиңеләйтәсең” (Сахих Ибн Хиббән, № 974).

Башка догалар да бар. Коръәннән Юныс (галәйһиссәлам) догасын укырга мөмкин, мәсәлән:

لَا إِلَٰهَ إِلَّا أَنْتَ سُبْحَانَكَ إِنِّي كُنْتُ مِنَ الظَّالِمِينَ

“Синнән башка һичбер илаһ юк! Син (һәртөрле кимчелекләрдән ерак вә) пакь! Һичшиксез, мин (Синнән рөхсәтсез өммәтемне ташлап, һиҗрәт итеп, үземне куркынычка дучар иткәнем өчен үз-үзенә зарар иткән) залимнәрдән булдым!” (Әнбия, 87).

Сезнең догаларыгызның Аллаһка ирешүенә төп сәбәп – Ислам динендә нык булу, Аллаһ кушканнарны төгәл үтәргә тырышу, тыйганнарыннан тыелу һәм Пәйгамбәребезнең, саллаллаһу галәйһи вә сәлләм, Сөннәтен җиренә җиткереп башкару.

Төшенкелеккә бирелгән вакытта без медицина белгечләренә мөрәҗәгать итәргә дә киңәш итәбез, Коръән белән шифаландыручы белгечләр дә бар. Әмма исегездә тотыгыз, болар – тернәкләнүгә бер тышкы сәбәп кенә, ә тулы дәваны һәм шифаны бары Аллаһ кына бирүче. 

⠀Ә Аллаһ – яхшырак белүче!⠀

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана