Коронавирус таралуга бәйле рәвештә, Нәзарәт үз тәкъдимнәрен җиткерә

13 март 2020 ел 09:00

بسم الله الرحمن الرحيم

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, коронавирус таралуга бәйле рәвештә, түбәндәге тәкъдимнәргә буйсынырга киңәш итә:

1. Вирус йоктыру ихтималы югары булган илләргә сәфәр кылудан тыелып торырга. Имам Бохари җыентыгында килгән хәдистә түбәндәгеләр әйтелә:

‎عن النبي صلى الله عليه و سلم أنه قال: إذا سمعتم بالطاعون في الأرض فلا تدخلوها و إذا وقع بأرض و أنتم بها فلا تخرجوا منه.

‎(صحيح البخاري/٥٧٢٨)

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән тапшырыла, ул болай дигән:

“Әгәр берәр җирдә ваба (чума) таралуы турында ишетсәгез – ул урынга бармагыз; әгәр ваба авыруы хәзерге вакытта сезнең җирлектә таралыш алса, яшәгән урыныгызны ташлап китмәгез” (5728).

Шулай итеп, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм 1400 ел элек үк эпидемияләр таралганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә нигез салган.

2. Чисталыкка һәм гигиенага зур игътибар бирергә. “Сахих” Мөслим хәдисләр җыентыгында түбәндәге хәдис бар: Әбу Мәлик Әл-Әшгари тапшырганча (Аллаһы аннан разый булсын), Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән:

‎الطهور شطر الإيمان

«Чисталык (гигиена) – иманның яртысы» (223).

3. Төчкергәндә һәм йөткергәндә гигиена кагыйдәләрен үтәргә. Әбу Һөрәйра (Аллаһы аннан разый булсын) тапшырган хәдистә түбәндәгеләр әйтелә:

‎أن النبي صلى الله عليه و سلم كان إذا عطس غطى وجهه بيده أو بثوبه (سنن الترمذي/٢٧٤٥)

«Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм төчкергәндә кулы яки тукыма кисәге белән капланган” (Тирмизи/2745).

4. Даими рәвештә бүлмәне дезинфекцияләргә, чөнки вирус һава белән тарала. Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән:

‎تبخروا في بيوتكم باللبان و المر و الصعتر (المطالب العالية/٢٤٤٨)

«Өегезне ладан (любан), мирра (мурр) һәм тимьян (хуш ис килә торган үсемлек) белән төтәсләгез” (Әл Маталиб Әл Алия/2448).

Барлык дезинфекция ясау чараларын куллану рөхсәт ителә.

5. Якыннарыбыз: әти-әниләребез (бигрәк тә алар өлкән яшьтә булса) һәм балалар өчен безгә йөкләнгән җаваплылык турында онытмаска.

Без туганнарыбызга, якын кардәшләребезгә профилактика чаралары турында сөйләргә тиешбез.

Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: 

‎كلكم راع و كلكم مسؤول عن رعيته

«Сезнең һәрберегез көтүче, һәм һәркайсыгыз үзенең көтүе өчен җаваплы” (Бохари).

6. Аллаһы Тәгаләдән дөньяның барлык мөселманнары өчен гөнаһларның гафу ителүен һәм иминлек насыйп булуын сорап дога кылырга.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай дигән: 

‎إن الله لا يغيِّر ما بقوم حتى يغيروا ما بأنفسهم (الرعد/١١)

“Һичшиксез, алар (кешеләр) үз нәфесләрендә булганны алмаштырмый торып, Аллаһы кешеләрдә булганны алмаштырмый” (Әр-Рагъд/11)

7. Әбу Давыт хәдисләр җыентыгында килгән хәдистән доганы еш укырга:

‎اللهم إني أعوذ بك من البرص و الجنون و الجذام و من سيئ الأسقام (١٥٥٤)

«Раббым, мин Синнән махау авыруыннан (проказа), акылсызлыктан, лепра чиреннән (хроник инфекцион авыру) һәм начар авырулардан саклавыңны сорыйм” (1554).

8. Әгәр кеше хәлсезлекләнсә, кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Аллаһы Тәгалә “Ән-Нәхл” сүрәсенең 43-нче аятендә болай ди:

‎فاسألوا أهل الذكر إن كنتم لا تعلمون

“Без синнән алда да (кешеләргә пәйгамбәр итеп) ирләр җибәргән идек, шуларга вәхи иттек. Әгәр сез белмәсәгез, зикер ияләренән сорагыз”

Шулай ук, хәлсезлек хисен тойган кеше башка кешеләрне вирус йоктырудан сакланырга тиеш. Шуңа күрә авыру кешегә халык күпләп җыела торган урыннарга барудан тыелып торырга кирәк.

ИМАМНАР ӨЧЕН ТӘКЪДИМНӘР

1. Азан белән камәт арасындагы вакытны мөмкин кадәр кыскартырга.

2. Мөселманнар өчен мәҗбүри булган җомга хөтбәсе һәм башка дини бәйрәм чаралары вакытын мөмкин булганча кыскартырга: болар – Ураза һәм Корбан гаетләре.

3. Мәхәллә кешеләренә эпидемия таралганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен сөйләргә.

4. Намаздан соң кул биреп күрешүдән тыелып тору тәкъдим ителә.

Аллаһы Тәгалә безне шушы сынаудан сакласын һәм өммәтнең хәлен төзәтсен!

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең фәтвалар бүлеге

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана