Эпидемия вакытында үлгән кешеләрне җирләү

07 апрель 2020 ел 09:24

Сорау: Әссәламү галәйкүм! Соңгы вакытта килеп туган хәлләрдә мөселманнар вафат булса, аларга җеназа намазын ничек укырга? Белүебезчә, җеназа намазы мәетне юмыйча укылмый. Эпидемия вакытында үлгән кешеләрнең җәсәдләрен ачылмый торган итеп тартмага салып та туганнарына тапшырырга мөмкиннәр бит. Эпидемия вакытында үлгән кешеләрне шәһид булып та китә диләр, бу очрак дөрес булса, аларны юуның кирәге дә калмый кебек. Әлеге сорауларны ачыкларга ярдәм итегезче.

Җавап: Үә галәйкүм әссәлам! 

1) Иң элек шуны ачыклыйк: мондый хәлләрдә вафат булган кеше, чыннан да, шәһид булып китәме һәм аның шәригать нормалары нинди булачак.  

1. Әгәр дә ул мөселман булып үлгән булса, эпидемия вакытында үлгән кеше, чыннан да, шәһид булып китәчәк.

2. Әмма җәсәде юылмаган шәһид белән гәүдәсе юылган Ахирәт шәһиде арасындагы аерманы да аңлау тиешле. Имам Ибн Габидин (рахимәхуллаһ) болай яза:

قوله (في الشهيد الكامل) و هو شهيد الدنيا و شهيد الآخرة، و شهادة الدنيا بعدم الغسل إلا لنجاسة أصابته غير دمه كما في أبي السعود. و شهادة الآخرة بنيل الثواب الموعود للشهيد
 

“Тулы мәгънәсендә “шаһид” булу  – ул ике дөнья өчен дә шаһид булу. Фани дөнья шәһидлеге кешенең госелсез калып, Әбу Сууда (рахмәтуллаһи галәйһи) әйтүенчә,  каннан кала нәҗесләрдән генә чистарынуы дигән сүз. Ахирәт шәһидлеге исә вәгъдә ителгән савапларга ирешүне аңлата”. 

2) Мәетнең тәне юылып, госелле булуы җеназа намазы укылуга бер шарт булып тора.  “Әл-Мәүсуга Әл-Фикхия” дип исемләнгән энциклопедиядә дүрт мәзһәб галимнәренең фикере китерелә:

أما عند الحنفية و جمهور الشافعية و المالكية فلا يصلَّى عليه، لأن بعضهم يشترط لصحة الصلاة على الجنازة تقدم غسل الميت، و بعضهم يشترط حضوره أو أكثره، فلما تعذر غسله و تيممه لم يصلَّى عليه لفوات الشرط

“Хәнәфи галимнәре, күпчелек шәфигый һәм мәлики галимнәре фикеренчә, госеле булмаган  мөселман өчен җеназа намазы укылмый, чөнки госелле булу җеназа намазының дөрес булуына шарт булып тора. Мәетнең тәне яисә аның күбрәк өлеше булу да шарт. Димәк, госел яисә тәяммум булмаса, тиешле шартлар үтәлмәгән булып чыга, һәм җеназа намазы укылмый”. 

3) Вафат булган кардәшләре өчен тиешле дини гамәлләрне кылу – барлык мөселманнарның да өстендә җаваплылык булып тора. Димәк, безнең һәрберебез мәетне юу һәм аның өчен җеназа намазын башкару өчен кулыннан килгәннең барын да эшләргә тиеш. Әмма җәсәдне ачылмаслык итеп тартмага салып куюлары да бар. Бу очракта Ибн Габидин (рахмәтуллаһи галәйһи) түбәндәге фикердә тора:


فی رد المحتار: وإن دفن وأهیل علیه التراب بغیر صلاة أو بها بلا غسل او ممن لا ولایة له صلی علی قبرہ استحسانا مالم یغلب علی الظن تفسخه من غیر تقدیر هو الأصح ۔
 
۔ و قال الکرخی: یصلی، وهو الاستحسان لأن الأولی لم یعتد بها لترك الشرط مع الإمکان والآن زال الإمکان فسقطت فرضیة الغسل

“Әгәр мәетне җеназа намаз укымыйча, яисә госелсез килеш җеназа намазы укылып, яисә имам булырга хакы булмаган кеше тарафыннан укылып, кабергә күмеп куелган булсалар, җеназа намазы, җәсәд таркалганчыга кадәр кабер янында укылырга тиеш. Әл-Кархи (рахмәтуллаһи галәйһи) бу очракта намаз укылырга тиеш (кабер янында) дигән. Бу - истихсан”. Юылу мөмкинлеге булып та, намаз укылмыйча (шартлары үтәлмәгәнлектән) күмелгән  кешегә госел алдыра алмаганлыктан, госелнең мәҗбүрилеге калмый. 

Нәтиҗә: әгәр мәеткә госел алдыру мөмкинлеге тулысы белән юкка чыккан икән, җеназа намазы аның кабере янында укыла. 

Ә Аллаһ яхшырак белүче.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана