Йорттан зәкәт түләү

27 апрель 2020 ел 12:41

Сорау: Әссәламү галәйкүм! Берничә ел элек инвестиция максаты белән йорт сатып алган идем. Соңрак бу йортка туганнан туган энемне керттем, ул анда гаиләсе белән яши. Алар миңа берни түләми, бары коммуналь чыгымнарны гына үзләре күтәрәләр. Мин бу йорттан зәкәт түләргә тиешме?

Җавап: Үә галәйкүм әссәлам! Сорауда “инвестиция максатыннан” диюегез аңлашылып бетми, нәрсә әйтергә теләдегез икән?

Әгәр йортны сатып алганда, алга таба сату нияте белән алган булгансыз икән, бу йорт товар булып санала, һәм аның базар бәясе нисаб күләменнән артып китә икән, бу йорттан зәкәт түләргә кирәк.

Әгәр сату ниятегез булмаса (мәсәлән, туганнарыгызны кертеп тору, балаларыгызга калдыру нияте белән алынган булса), билгесез киләчәктә аны сату ихтималы булса да, бу йорттан зәкәт түләнми.

Имам әл-Хаскафи “Дәрр әл-мохтар” хезмәтендә болай яза:

ولو نوى التجارة بعد العقد أو اشترى شيئا للقنية ناويا أنه إن وجد ربحا باعه لا زكاة عليه

“Әгәр кеше малын сатып алганда, берәр файдалырак очрак килеп чыкса, сатармын, дип ала икән, бу йорттан зәкәт түләнми”.

Әгәр киләчәктә сез бу йортыгызны сатарга ниятләп, сатасыз икән, аның керемен башка керемнәрегезгә кушып, зәкәт түлисе була; әлбәттә, әгәр нисабка җитсә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана