Госел алганда хатын-кыз толымнарын юешләргә тиешме?

27 апрель 2020 ел 12:50

Сорау: Әссәламү галәйкүм! Госел алган вакытта хатын-кызга толымнарын сүтү мәҗбүриме?

Җавап: Үә галәйкүм әссәлам! Имам Әшраф Али әт-Таханви үзенең “Бехешти Зевар” хезмәтендә болай ди: “Әгәр чәчләр толымга җыелмаган булса, аларны тамырларына кадәр чылатып юу – фарыз. Чәчнең бер бөртеге генә дә коры калса, госел дөрес булмый. Ә чәчләр толымга үрелгән булса, толымны юешләү мәҗбүри түгел”.

Бу турыда башка хезмәтләрдә дә искә алына, мәсәлән, “Мүлтәка әл-әхбур” китабында болай диелә: “Хатын-кыз чәчләрен толымлап үргән булса һәм чәч тамырларын юешләсә, толымның үзен чылату кирәкми”.

Шулай итеп, чәчләрен толымга үргән хатын-кызга чәч тамырларын гына чылату да җитә, госел дөрес санала.

Ә Аллаһ яхшырак белүче.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана