Намаздагы сүрәләрнең озынлыгы хакында

27 апрель 2020 ел 13:10

Сорау: Әссәламү галәйкүм! Намазның беренче рәкәгатендә кыска сурә, ә икенчесендә озын сурә укысаң, намаз дөрес буламы?

Җавап: Үә галәйкүм әссәлам! Намазның икенче рәкәгатендә “Фатиха” сүрәсеннән соң беренче рәкәгатьнекенә караганда кыскарак сүрәләр уку хәерлерәк.

“Әл-Фәтәва әл-Хиндия” авторы болай яза:

وإطالة القراءة في الركعة الأولى على الثانية من الفجر مسنونة بالإجماع وقال محمد رحمه الله تعالى أحب إلي أن يطول الركعة الأولى على الثانية في الصلوات كلها وعليه الفتوى كذا في الزاهدي ومعراج الدراية وفي الحجة وهو المأخوذ للفتوى كذا في التتارخانية وعلى هذا الخلاف الجمعة والعيدان هكذا في البدائع.(الفتاوى الهندية 1/78)

“Коръәнне беренче рәкәгатьтә икенчесенә караганда озынрак уку барлык галимнәр тарафыннан иртәнге намазның сөннәте санала. Имам Мөхәммәд (аңа Аллаһның рәхмәте булсын): “Мин барлык намазларда да беренче рәкәгатьтә озынрак сүрә уку хәерле дип саныйм”, дигән. Фәтва шушы фикердән чыгып бирелгән”.

Намазның беренче рәкәгатендә икенчесенә караганда 3 аять яисә аннан күпкә кыскарак сүрә уку мәкрух тәнзихан хөкемендә. Әмма намаз дөрес була.

Имам әл-Хәскафи исә “Дурр әл-мохтар” хезмәтендә болай яза:

وإطالة الثانية على الأولى يكره

“Икенче рәкәгатьне беренчесенә караганда озынрак уку – мәкрух.”

Шунлыктан, икенче рәкәгатьтә укыган сүрәләрнең беренчесеннән кыскарак яисә шул аятьләрнең зурлыгына тигез булуы хәерлерәк.

Ә Аллаһ яхшырак белүче.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана