Рамазанда алдан авыз ачу

13 май 2020 ел 16:50

Сорау: Әссәламү галәйкүм! Тиешле вакыттан 5 минутка алданрак авыз ачсаң, ураза бозыла, аны каза кылырга, ә кәффарәт түләргә кирәк түгел дигән фикерне ишеткәнем бар. Дөресме бу? Җавап: Үә галәйкүм әссәлам! Сез мәсьәләне аңлап җиткермәгәнсез бугай, сүз вакыт керде дип ялгышып ашау турында булырга тиеш иде.

“Нур әл-Идах” китабында ураза бозылган очракта каза кылырга тиешле булу турында болай диелә:

باب ما يفسد الصوم و يوجب القضاء من غير كفارة:

أو تسحَّر

أو جامع شاكّاً في طلوع الفجر و هو طالع

أو أفطر بظنِّ الغروب و الشمس باقية

“Таң беленмәде әле дип, сәхәр ашауны дәвам иткән яисә җенси якынлык кылган очракта ураза бозыла, әмма кәффарәт түләү тиешле булмый. Кояш баеды дип белеп, ифтар кылган очракта да кәффарәт түгел, каза гына кылырга кирәк”.

Ә белә торып иртәрәк ашасаң, яисә таң беленгәч тә ашауны туктатмасаң, кәффарәт кылу тиешле.

Ә Аллаһ – яхшырак белүче!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана