Тәравих намазын витрдан соң уку ярыймы?

13 май 2020 ел 17:47

Сорау: Әссәламү галәйкүм! Тәравих укыганда, иртәнге намазга аз вакыт калганын белеп, витрны укып куйдым. Соңыннан әле иртәнге намаз вакыты кермәгәнен белгәч, тәравих намазының калган рәкәгатьләрен укыдым. Витрдан соң тәравих уку ярыймы?

Җавап: Үә галәйкүм әссәлам! Имам Шурунбүләлинең “Мараки әл-Фәлак” китабында болай диелә:

يصح تقديم الوتر على التراويح وتأخيره عنها وهو أفضل

(مراقي الفلاح)

“Тәравих намазына кадәр витр намазын уку ярый, тәравихтан соң витр уку да ярый. Тәравихтан соң витр уку хәерлерәк”.

Димәк, сезнең витр намазыннан соң укыган тәравих намазыгыз дөрес.

Ә Аллаһ – яхшырак белүче!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана