Сорау: Әссәламү галәйкүм! Кибетләрдә еш кына ташламалар ясыйлар һәм купоннар бирәләр. Миңа купон кирәкми, мә син ал, дип купонны сатарга тәкъдим итү һәм аны сатуп алу ярыймы? Мәсәлән, берәүнең 500 сумлык ташламасы бар, ул аны миңа 100 сумга сата аламы?
Җавап: Үә галәйкүм әссәлам! Хәнәфи мәзһәбендә ташлама сатыла алмый, чөнки ул товар түгел. Димәк, ташламаны сату да, сатып алу да ярамый дигән сүз. Бу мәсьәлә күп кенә фикһ китапларында искә алына. Кайберләренә тукталыйк.
فتاوی شامی
في الأشباه: لا يجوز الاعتياض عن الحقوق المجردة كحق الشفعة.
في البدائع: الحقوق المفردة لا تحتمل التمليك ولا يجوز الصلح عنها.
Фәтава Шами:
“Әл-Әшбах” китабында (болай язылган): шув’а кебек абстракт хокукны матдилаштыру мөмкин түгел.
“Әл-бәдаиг” та: хокук матди куллануга тапшырыла алмый, югалган хокукны да матди кайтару турында килешү мөмкин түгел”.
Әмма сезнең очракта ташламаны югалмас өчен башка очракны куллану мөмкинлеге бар.
500 сумлык ташламасы булган берәү (мисал өчен “Б” булсын) белән сез (“А”) товарны берләшеп ала аласыз. “Б”ның товарны сатып алуга чыгым тотуы кирәкми. Алга таба “Б” һәм “А” бу матди товарның уртак хуҗасына әвереләләр, һәм аларның берсе үз өлешен сата ала һәм “А”, мәсәлән, бу товарның тулы хокуклы иясенә әверелә.
“Әл-Мәүсуга Әл-Фикһия”:
الموسوعة الفقهية:
لكل شريك في شركة الملك أن يبيع نصيبه لشريكه أو يخرجه إليه عن ملكه على أي نحو و لو بوصية. هكذا قرره الحنفية
“Уртак милеккә ия булган партнерлар үз өлешләрен бер берсенә сата, яисә васыять итеп тапшыра алалар. Бу – хәнәфи галимнәре фикере”.
Мисалны тагын бер ачыклыйк. “А” кибеттән 1000 сумлык товар алырга тели. “Б”ның 500 сумлык ташламасы бар. Бу товарны “А” 500 сум акча, “Б” 500 сумлык ташламасын биреп, уртакка сатып алалар. Алга таба “Б” үз өлешен “А” га 100 сумга (яисә башка суммага) сата, шулай итеп, алар икесе дә файда белән кала.
Ә Аллаһ яхшырак белүче!