Тәһарәт алганда су йотсаң, ураза бозыламы?

19 май 2020 ел 17:49

Сорау: Әссәламү галәйкүм! Тәһарәт алганда тамакка бер тамчы су китте. Уразам бозылганмы икән инде? Ялгышып йотылган су уразаны бозмый дип ишеткәнем бар.

Җавап: Үә галәйкүм әссәлам! Уразаны боза торган гамәлләрне, ниятенә һәм нәтиҗәләренә карап, өч категориягә бүленәләр:

1. Уразаны белә торып бозу. Ураза кергәч, аны белә торып бозган кеше 2 ай тоташтан ураза тотып, кәффарәт түләргә тиеш.

2. Уразаны ялгышып бозу. Уразалы икәнен белә торып, ялгыш уразаны боза торган гамәл кылу, мәсәлән, тәһарәт алганда бер тамчы су йоту. Кешенең ураза бозу нияте булмаса да, модый очракларда бозылган уразаны бер көн ураза тотып каза кылу тиешле була, кәффарәт кылу кирәкми.

3. Онытып уразаны бозу. Ураза икәнен онытып, кеше уразаны боза торган гамәл кылса (ашаса, эчсә, җенси мөнәсәбәткә керсә), ураза бозылмый, әмма ураза икәне исенә төшүгә үк кеше гамәлен туктатырга тиеш.

Бер карашка, “ялгышып” һәм “онытып” дигән гыйбарәләр мәгънәдәш булсалар да, шәригать аларны аера. Шунлыктан, мөселман кешесе уразасына, гамәлләренә бик игътибарлы булырга тиеш.

Сезнең очракта уразагыз бозылган, аны бер көн ураза белән каза кылу тиешле булыр.

Ә Аллаһ – яхшырак белүче!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана