Сәүдә үзәкләрендә аренда түләү мәсьәләсе

19 май 2020 ел 17:53

Сорау: Әссәламү галәйкүм! Зур сәүдә үзәкләренең барысында да диярлек төп аренда түләвеннән тыш, процентлы аренда ставкасы бар, ул уртача 10% килеп чыга. Килешүләр дә шуны истә тотып төзелә. Мисал өчен, аренда аена 70000 сум ди, сатучы аена 1000000 сумлык керем ала, шул керемнең 10% ы 100000 сум чыга. Шул суммадан 70000 сум аренда түләвен аласың һәм 30000 сум кала. Менә шул 30000 сум акчаны сатучы төп аренда түләвенә кушып бирергә тиеш була. Мондый түләү рөхсәт ителгәнме соң?

Җавап: Үә галәйкүм әссәлам! Шәригать буенча аренда түләве алдан билгеле булырга тиеш.

“Әл-Лүбәб фи Шәрх әл- Китаб”та болай диелә:

اللباب في شرح الكتاب: (الإجارة عقد على المنافع بعوض و لا تصح حتى تكون المنافع معلومة و الأجرة معلومة) لأن الجهالة في المعقود عليه و بدله تفضي إلى المنازعة.  (باب الإجارة)

(Аренда килешүе – куллану хокукын сатып алу дигән сүз. Күрсәтелгән хезмәтнең күләме һәм аның бәясе билгеле булмаса, аренда килешүе дөрес булмый), чөнки килешүдә күрсәтелгән хезмәтнең күләме һәм бәясе билгесез булу низаг китереп чыгарырга мөмкин.

Сезнең очракта төгәл билгеләнгән түләүгә генә ризалашырга кирәк, ә процентлы ставкадан баш тартырга. Шул очракта гына сезнең килешүегез шәригать буенча дөрес булачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана