Гакыйдә өйрәнүнең мөһимлеге

03 июнь 2020 ел 09:59

Сорау: Әссәламү галәйкүм! Гакыйдә фәне – иң төп фәннәрнең берсе, диләр. Аны өйрәнүнең мөһимлеге нидә?

Җавап: Үә галәйкүм әссәлам! Гакыйдә – мөселманнарның дини карашларын өйрәнә торган фән. Имам Әкъмәлетдин әл-Бабирти гакыйдә сүзенә тагын да тулырак билгеләмә биргән: “Бу фән, Ислам кануннарына нигезләнеп, Аллаһның исемнәрен, сыйфатларын, Аның фәрештәләрен, пәйгамбәрләрен, әүлияләрне; дөньяның башын һәм бетүен өйрәнүче фән. Шикләрдән арыныр өчен диеп фикер йөрткән фәлсәфәчеләрнең карашлары керми монда” (“Шәрх әл-Гакыйдә әт-Тәхавия”, 20 б.).

Аллаһ турындагы гыйлем – иң хәерле һәм лаеклы гыйлем. Галимнәребез түбәндәге кагыйдәне мисалга китерәләр:

شرَفَ العلم وعظَمته بحسب المعلوم

“Гыйлемнең өстенлеге өйрәнелә торган предметына карап бәяләнә”, ягъни фәннең өйрәнү предметы никадәр дәрәҗәле булса, фән үзе дә дәрәҗәле була. Аллаһны, Аның сыйфатларын, исемнәрен өйрәнүче фәннән дә дәрәҗәлерәк, өстенрәк нинди фән булырга мөмкин?!

Йәмәнгә җибәргән вакытта Пәйгамбәребез (сгв) Мугаз ибн Җәбләгә шундый нәсыйхәт биргән:

فليَكن أوَّل ما تدعوهم إليه أن يُوحدوا الله تعالى، فإذا عرَفوا ذلك، فأخْبِرهم أن الله فرَض عليهم خمس صلوات

“Сезнең кешеләрне өндәгәндә иң беренче эшегез Аллаһның Берлегенә (тәүхидкә) инанырга өндәү булсын. Кешеләр моңа инангач, Аллаһ аларга биш вакыт намазны бурыч итеп куюын җиткерегез” (Бохари, № 7372).

Моннан күренә ки, Пәйгамбәребез (сгв) кешеләрне иң беренче чиратта гакыйдәгә, аннары намазга өйрәтергә чакырган. Ул үзе дә мәккә чорында кешеләрне иң элек тәүхидкә, аннары гына гыйбадәткә өндәгән. Дөрес иманнан башка кешенең бер генә изге гамәле дә кабул ителми.

Имам Әгъзам Әбү Хәнифә, аңа Аллаһның рәхмәте булсын, гакыйдә фәнен, башка фәннәрдән өстенлеген күрсәтеп, “әл-фикһ әл-әкбар” – “бөек гыйлем” диеп атаган.

Гакыйдә фәненең өстенлегенә башка бик күп мисаллар китерергә мөмкин.

Ә Аллаһ – яхшырак белүче!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана