Татар галимнәре матуриди булганмы?

03 июнь 2020 ел 14:41

Сорау: Әссәламү галәйкүм! Инкыйлабка кадәр татар дин галимнәре нинди гакыйдәдә булганнар? Алар матуриди булганнармы?

Җавап: Үә галәйкүм әссәлам! Әйе, инкыйлабка кадәр Идел буе мөселманнары үзләрен матурди санаганнар. Бу турыда Мөхәммәд Морад әр-Рәмзи “Тәлфик әл-әхбар” язмасында болай бәян итә: “Карашларында алар барысы да сөнни-матуридилар, ә гыйбадәттә - хәнәфиләр” (Т. 2, 331 б.).

Гыйбадәттә Хәнәфи мәзһәбе, гакыйдәдә матуриди мәктәбе һәм шәригатькә туры килгән тәсаввуф (суфичылык) – татарлар өчен традицион булган Ислам дине моделе әнә шулар. 1917 ел инкыйлабына кадәр татар дин галимнәре тоткан һәм тараткан традицион Ислам дине ул.

Моны дәлилләүнең иң ышанычлы юлы – Идел буе төбәгендәге галимнәрнең гакыйдәдән нинди китаплар язуын тикшерү һәм татар мәдрәсәләрендә гакыйдә фәненең нинди китаплардан алып барылуын карау.

Ислам гыйлемен тулысынча аңлау, белү өчен мәдрәсә шәкертләре 26 дан 137 китапка кадәр өйрәнергә тиеш булган. Бу китаплар арасында иң мөһиме гакыйдә фәненә караганы булган. Аз күләмле булса да, бу китаплар мөселман белергә һәм ышанырга тиешле барлык гыйлемнәрне эченә алган. Шундый китапларның берсе – Нәҗметдин ән-Нәсафиның (537/1142 елда вафат) “Гакаид ән-Нәсафия” хезмәте. Нәкъ менә шушы кечкенә генә хезмәт хәнәфи мәзһәбе вәкилләре арасында киң таралган матуриди мәктәбенә нигез салучы имам Матуридиның (һиҗри белән 333 нче елда вафат) карашлары таралуга сәбәпче була да.

Нәсафиның хезмәтенә шәрехләр күп була. Татарлар арасында Сәгадетдин Мәсгут ибн Гомәр Тәфтазани (716/1316-791/1389) әзерләгән шәрехләр бик дәрәҗәле саналган. Аның бу хезмәтен татарлар 15 тапкыр бастыралар. Шулай ук Шәрх Мулла Җәләл исеме белән билгеле булган Җәләлетдин әд-Дәваниның “Әл-гакыйдә әл-Гадудия” исемле хезмәте дә татарлар арасында киң таралган була.

“Нәсафи”га шәрехләр арасында Габделнасыйр Курсавиның (1776-1812) “Шәрх әл-гакаид ән-Нәсафия” һәм “Шәрх әл-гакаид ән-Нәсафия әл-Җәдид” дип исемләнгән ике хезмәте үз чорында галимнәр арасында шактый бәхәсләр уята.

Өченче мөһим хезмәт-шәрех – Шиһабетдин Мәрҗәнинең (1818-1889) “Әл-хикма әл-бәлига әл-җания фи шәрх әл-гакаид әл-хәнәфия” китабы.

Казан ханлыгы таркалганнан соң татар шәкертләре арасында уку әсбабы буларак Ишнияз бине Ширнияз әл-Хәразминең “Гакаиде Болгария” китабы популяр була. Әмма бүгенге көндә бу текст сакланмаган.

Татар телендә язылган гакыйдә китаплары арасында Каюм Насыйриның “Гакаид рисәләсе” хезмәте игътибарга лаек. Әлеге хезмәт 1867 нче елда ике тапкыр нәшер ителә, икенче тапкырында “Гакаиде исламия” исеме астында басыла. Татар мәдрәсәләрендә ул киң таралмый, аларда гакыйдә буенча классик авторларның хезмәтләрен кулланалар.

Икенче җәмигъ мәчет каршындагы Апанай мәдрәсәсендә укытылган фәннәр исемлегендә гакыйдә фәне “Нәсафия” китабы буенча укытылганы күренә. Югары баскычтагы (галия) Мөхәммәдия мәдрәсәсендә 2, 3 нче курсларда Тәфтазани шәрхен кулланалар. Мөхәммәдиядә “Рисәлә әт-тәүхид”, “Дәлаил әт-тәүхид” хезмәтләре белән беррәттән Курсави, Мәрҗәниләрнең шәрехләрен дә кулланулары билгеле.

Күпчелек татар дин галимнәренең гакыйдәдә традицион әһле Сөннәт вәл-җәмәгать тарафдарлары, ягъни хәнәфи-матуриди мәктәбе дәвамчылары булуы ачыклана.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы