Ахшам намазының ике рәкәгать сөннәте әвәбин намазы саналамы?

07 май 2020 ел 12:26

Сорау: Әссәламү галәйкүм! Ахшам намазының ике рәкәгать сөннәте әвәбин намазының бер өлеше саналамы?

Җавап: Үә галәйкүм әссәлам! Пәйгамбәребез (сгв) хәдисләрендә ахшам намазыннан соң укыла торган алты рәкәгать намаз искә алына. Бу намазның саваплары турында төрле чыганакларда төрле фикерләр бар: намазның савабы 20 ел намаз уку савабына тиң, гөнаһлар кичерелә, бу намазны укучы гөнаһларыннан тәүбә итүчеләр рәтендә булыр һ.б.

“Әвәбин” сүзе Аллаһка “еш һәм күп тапкырлар кайту” мәгънәсендәге фигыльдән ясалган, ягъни Аллаһка тәвәккәл кылып, Аннан гафу сорау мәгънәсендә.

Ахшам намазының ике рәкәгать сөннәте әвәбин намазының алты рәкәгатенә керүе хакында хәнәфи мәзһәбе галимнәре арасында каршылыклар бар. Имам Шурунбуләли “Мараки әл-Фәлак” хезмәтендә болай яза:

فتكون الست في المغرب غير الركعتين المؤكدتين

“Ахшамнан соңгы алты рәкәгатькә ахшамның ике рәкәгате керми”.

Бу фикер буенча, башта ахшамның ике рәкәгать сөннәте, аннары алты рәкәгать әвәбин намазы укылырга тиеш.

Башка фикер дә бар дидек. “Әд-Дурр әл-Мохтар” хезмәте авторы болай ди:

وهل تحسب المؤكدة من المستحب ويؤدي الكل بتسليمة واحدة اختار الكمال نعم

“Ике рәкәгать сөннәт муәккадә алты рәкәгать мөстәхәб өлеше саналамы? Аларны бер сәлам белән укырга ярыймы? Әл-Камәл (Ибн Хумам) “Әйе” дигән фикердә”.

Димәк, әгәр иң элек ахшам намазының ике рәкәгать муәккадә сөннәтен, аннары алты рәкәгать әвәбин намазын уку хәерлерәк. Башка фикерләр дә барын исәпкә алып, дүрт рәкәгать әвәбин намазын уку да ярый.

Ә Аллаһ – яхшырак белүче.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана