Сорау: Әссәламү галәйкүм! “Әл-Мохтар” китабының нәҗесләр турындагы бүлегендә болай диелгән:
فالمانع من الغليظة: أن يزيد على قدر الدرهم مساحة: إن كان مائعا، و وزنا إن كان كثيفا
Биредә дирхәм турында сүз бара, шул дирхәм турында ачыграк беләсе килә. Шулай ук сыек һәм куе нәҗес хакында да беләсе иде.
Җавап: Үә галәйкүм әссәлам! Иң элек соравыгызда кулланылган җөмләне гарәп телен белмәүчеләр өчен тәрҗемә итик. Ул Габдулла ибн Мәхмүд әл-Мәүсылиның (һиҗри белән 683 елда вафат) “Әл-Мохтар лил-фәтва” китабыннан китерелә: “Мәйданы бер дирхәм зурлыгыннан артыграк сыек нәҗес һәм авырлыгы бер дирхәм зурлыгыннан артыграк куе нәҗес намазның дөреслегенә каршылык булып тора”.
Монда намазда рөхсәт ителгән нәҗеснең иң максималь үлчәме хакында сүз бара. Хәнәфи галимнәре бу үлчәмне дирхәм зурлыгы дип билгели – мәйданы буенча сыек нәҗес өчен, авырлыгы буенча куе нәҗес өчен.
Дирхәмнең зурлыгына килик. Сыеклык өчен – җәелгән уч төпләренә сыйган һәм торып калган су мәйданы, ягъни диаметры буенча якынча 2,75 см. Куе нәҗес өчен – якынча 4,85 грамм.
Әлбәттә, беркем дә нәҗесне линейка белән яисә үлчәүләрдә үлчәп тормый. Болар – якынча бирелгән үлчәмнәр, һәм шушы үлчәмнәргә якын килгән нәҗесне юып төшерергә кирәк.
Дирхәм зурлыгыннан артык авыр нәҗес тә, сыек булсынмы, куемы, намазны боза.
Ә Аллаһ – яхшырак белүче!