Нәзарәттә Татарстанның дини оешмаларында коронавирус таралуны булдырмау чаралары кабул ителде

18 март 2020 ел 13:34

Татарстанның мөселман дини оешмаларында инфекция таралуны булдырмау максатыннан Голамәләр шурасы тарафыннан берничә карар кабул ителде.

Голәмәләр шурасы әгъзалары Кытайда, Мисырда, Иранда, Италиядә, Франциядә, Испаниядә һәм башка дәүләтләрдә коронавирус инфекциясеннән вафат булучыларның якыннарының һәм туганнарының кайгысын уртаклаша. Шура әгъзалары шулай ук дин кардәшләрне игътибарлы һәм сак булырга, тынычлыкны сакларга чакыра.

Мөселман кешесе коткыга һәм куркуга бирелергә тиеш түгел. Шуның белән бергә инфекциягә җиңел карау, табибларның күрсәтмәләрен үтәмәү, үзеңне һәм әйләнә-тирәдәгеләрне вирус йоктыру куркынычына дучар итеп, профилактик чараларны кире кагырга да ярамый.

Коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралу куркынычы белән бәйле рәвештә, ислам хокукының төп принципларына таянып, Шура әгъзалары тарафыннан түбәндәге вакытлыча тәкъдимнәр кабул ителде:

1.    Намазга чакыруны (азан) гадәттәгечә үтәргә, намаз башлану турында игъланны (камәт) азаннан соң ук әйтергә, җәмәгать белән намаз укуны бары мәчет хезмәткәрләре (имам, мөәзин, кизү торучы зат) катнашында гына башкарырга.

2.    Мәхәллә кешеләре өчен мәчетләрдә һәм намаз бүлмәләрендә индивидуаль рәвештә (җәмәгать белән түгел) биш вакыт намаз уку мөмкинлеген оештырырга.

3.    Җомга намазын башкарганда фарыз гамәлләр белән чикләнү: җомганың мәҗбүри гарәп телле хөтбәсен озакка сузмыйча (3-5 минут) һәм ике рәкәгать намаз укырга.

4.    Иммунитеты көчсезләнгән, сәламәтлеге какшаудан курыккан дин кардәшләргә массакүләм дини чараларга, шул исәптән җомга намазларына бару киңәш ителми, шул рәвешчә җәмәгать намазларыннан тыелып торуны гөнаһ кылу дип санамаска.

5.    Мәҗлесләрне, никах һәм исем кушу мәҗлесләрен дә, күп кеше катнашында оештыру гадәтен туктатып торырга. 

6.    Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мәчетләрендә, намаз бүлмәләрендә һәм уку йортларында белем бирү һәм тәрбия чараларын уздыруны туктатырга.

7.    Мөмкин булганча, кул биреп һәм кочаклашып башкарыла торган традицион дини сәламләшүдән тыелып торырга.

8.    Җеназа намазларын ачык һавада мөмкин кадәр азрак кеше катнашында үткәрергә.

9.    ТР мөселманнары Диния нәзарәте структурасына керә торган барлык мәчетләргә, гыйбадәт кылу бүлмәләренә, уку йортларына һәм оешмаларга кабул ителгән тәкъдимнәр буенча хәбәр бирүне оештырырга;

10.    Санап үтелгән әлеге тәкъдимнәрне 2020 елның 15 апреленә кадәр яисә башка карарлар кабул ителгәнчегә кадәр гамәлдә дип санарга.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана