Онытылып ашау уразаны бозамы?

05 июнь 2020 ел 16:31

Сорау: Әссәламү галәйкүм! Бервакыт танышымның ураза вакытында ашап утырганын күрдем һәм аңа бу турыда шундук кисәтү ясадым. Ул ураза икәнен оныткан булып чыкты. Әмма уразам бозылды инде дип, ашавын дәвам итте. Аның уразасы бозылдымы?

Җавап: Үә галәйкүм әссәлам! “Нур әл-Идах” китабына мөрәҗәгать итик. Ураза бозылып, аны бер көн каза кылу тиешле булган очраклар турында автор болай ди:

باب ما يفسد الصوم و يوجب القضاء من غير كفارة:

أو أكل عمداً بعد أكله ناسياً و لو علم الخبر على الأصح

“Әгәр кеше онытылып ашаса һәм ашавын аннары аңлы рәвештә дәвам итсә, хәдис (“Кемдер ураза булуын онытып, ашаса яисә эчсә, уразасын тотып бетерсен, аны Аллаһ ашатты яисә эчерде” (Бохари, Мөслим)) турында белгән очракта да, ураза бозыла, әмма кәффарәт тиешле булмый”.

Димәк, сезнең танышыгыз бер көн уразасын каза кылырга тиеш була.

Ә Аллаһ – яхшырак белүче!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана