Рәт арасы ерак дип җәмәгать намазын калдыру

17 июнь 2020 ел 17:42

Сорау: Әссәламү галәйкүм! Илдәге соңгы вакыйгаларга бәйле рәвештә мәчетләрдә җәмәгать намазларында 1,5 метр ара калдырып уку тәртипкә керде. Кайбер мөселманнар, бу күренешне яңалык дип кабул итеп, намазга йөрми башладылар. Пәйгамбәребез (сгв) намаз вакытында арада буш урын калдырмаска кушкан бит. Нәрсә дип җавап бирергә икән аларга?

Җавап: Үә галәйкүм әссәлам! Чыннан да, намаз укучылар арасында буш урын калдырмыйча, рәтләрне тигезләп басу – көчле сөннәт, ягъни сөннәт муәккадә хөкемендә. Пәйгамбәребез (сгв) болай дигән:

إِذَا قَامَتِ الصَّلاةِ، فَاعْدِلُوا الصُّفُوفَ، وَحَاذُوا بِالْمَناكِبِ، فَإِنَّ اعْتِدَالِ الصُّفُوفِ مِنْ تَمَامِ الصَّلاةِ

“Намаз җиткәч, рәтләрегезне тигезләгез, [бер-берегезнең] җилкәләрегезгә ныклы терәлегез. Чынлыкта, рәтләрне тигезләү – намазның камиллеге” (Мәлик “Муватта”).

Әмма инфекция таралу куркынычы булган чорда бу сөннәттән читләшеп тору тиешле, чөнки шәригатьтә “файда алуга караганда зыянны юк итү хәерлерәк” принцибы бар.

Намаз вакытында имамга мәчетнең кайсы урыныннан да иярү ярый. Моңа бәйле фикерләрне имам Әс-Сәрахси “Әл-Мәбсүт” (2/117) хезмәтендә китерә, ул болай ди:

لِأَنَّ جَمِيعَ الْمَسْجِدِ فِي حُكْمِ مَكَان وَاحِدٍ؛ وَلِهَذَا صَحَّ اقْتِدَاءُ مَنْ وَقَفَ فِي آخِرِ الْمَسْجِدِ بِالْإِمَامِ

“Мәчет гомуми бер мәйданны тәшкил итә, шунлыктан [михраб янында торган] имамга мәчетнең икенче бер башында торып иярү дә ярый”.

Өстәвенә, мәчеттәге имамга урамда, мәчет янәшәсендә басып иярү дә намазны бозмый, бу очракта бары иярүче имамның нинди хәрәкәтләр ясавын белергә тиеш (мәсәлән, тавыш арттыру җайланмалары аша). “Әл-Бәха әр-раик” (1/385) хезмәте авторы Ибн Нуҗәйм болай яза:

وَفِي الْمُجْتَبَى وَفِنَاءُ الْمَسْجِدِ لَهُ حُكْمُ الْمَسْجِدِ يَجُوزُ الِاقْتِدَاءُ فِيهِ، وَإِنْ لَمْ تَكُنْ الصُّفُوفُ مُتَّصِلَةً وَلَا تَصِحُّ فِي دَارِ الضِّيَافَةِ إلَّا إذَا اتَّصَلَتْ الصُّفُوفُ

”Әл-Мүҗтәбә” китабында болай диелгән: Мәчет ишегалды мәчет статусында һәм анда, рәтләр тоташмаган булса да, имамга ияреп намаз укырга ярый. Әмма [җәмәгать намазы] мәчеттән тыш урында, башка ишегалдында укыла икән, рәтләрне тигезләгән очракта гына имамга иярергә ярый”. Ягъни мәчеттә яисә мәчет янында булып, иярүче белән имам арасында ара күп булуга карамастан, намаз уку дөрес була. Ә мәчеттән читтә, ягъни җәмәгатьтән читтә булып, имамга ияреп намаз уку ярамый.

Намазга йөрмәүче танышларыгызга да шундый киңәш бирү хәерле булыр: җәмәгать белән намаз уку вәҗибкә якын сөннәт муәккадә хөкемендә, ә алар рәтләр арасы белән бәйле сөннәтне калдыруны сәбәп итеп, сөннәтнең мөһим өлешен, ягъни җәмәгать намазын, калдыралар. Рәтләрдә ара калдырмау җәмәгать намазыннан әһәмиятлерәкмени аларга?

Ә Аллаһ – яхшырак белүче!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы