Мисвак куллану

29 июнь 2020 ел 15:06

Сорау: Әссәламү галәйкүм! Тәһарәт алганда мисвак куллану мәҗбүриме? Мисвак урынына теш щеткасы кулланырга ярыймы?

Җавап: Үә галәйкүм әссәлам! Мисвак куллану – тәһарәтнең сөннәт өлешенә карый, шунлыктан аннан читләшергә кирәкми.

Имам Әл-Мәүсыйли “Әл-Ихтыяр” исемле хезмәтендә болай яза:

و السواك لأنه صلى الله عليه و سلم واظب عليه و قال: «أوصاني خليلي جبريل بالسواك» رواه ابن ماجه في سننه

“Мисвак куллану – сөннәт, чөнки Пәйгамбәребез (сгв) аны гел кулланган һәм “Минем дустым Җәбраил миңа мисвак кулланырга киңәш итте”, дия торган булган” (Ибне Мәҗә).

Мисвакны теш щеткасы белән алыштырырга ярый, әмма гарак агачының ботаклары, тамырларыннан ясалган чистарткычны, ягъни мисвакны куллану хәерлерәк, чөнки аны Пәйгамбәребез (сгв) кулланган.

Ә Аллаһ яхшырак белә!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана