Бренд атамасының мәгънәсе мөселман кулланучысы өчен мөһимме?

08 июль 2020 ел 16:41

Сорау: Әссәламү галәйкүм! Nike компаниясе әзерләп чыгарган аяк киемнәрен һәм киемнәрне киеп йөрергә ярамый, чөнки “nike” сүзе мәҗүсилектә илаһ исеме дип ишеттем. Бу дөресме?

Җавап: Үә галәйкүм әссәлам! Спорт киемнәре бренды атамасы булган “Найк” сүзе, чыннан да, грекларда җиңү алиһәсе Ники исеменә барып тоташа.

Күп кенә брендлар һәм аларның логотиплары борынгы мифология һәм мәҗүсилек карашлары белән сугарылган. Мисал өчен, Мазда автомобиле зороастризм илаһы Ахур Мазда исеменнән алынган, бу турыда компаниянең сайтында да хәбәр ителә. Старбакс компаниясенең логотибы Синера дип аталган мифологик сурәткә кайтып кала. Мондый мисаллар шактый. Хәтта инглиз телендәге атна исемнәре дә мифологик һәм мәҗүси тамырларга тоташа: Thursday – Тора көне, Saturday – Сатурн көне. Хәтта күп кенә рус сүзләренең тамырлары мәҗүсилеккә бәйле: “врач”, мәсәлән, сихерче, күрәзәче дигән мәгънәләрне белдерүче тамырдан ясалган.

Брендның товарын мөселманнар өчен рөхсәт ителгән-ителмәгән булу мәсьәләсенә килгәндә, без сүзнең заманча, бүгенге мәгънәсенә игътибар итәргә тиеш. Әйтик, рус телендәге “обожать” сүзе элек нәрсәнедер Аллаһка тиңләүне белдерсә, хәзер аның бу мәгънәсе юкка чыккан. Бу мәгънә сүзлекләрдә дә иске мәгънә буларак теркәлгән. Әгәр кеше сүзгә Аллаһка тиңләштерү мәгънәсен салмый икән, аны куллануда бернинди зарар юк.

Даруль-ифта Мәхмүдия (Дурбан, Көньяк Африка) хәнәфи галимнәре дә шундый ук аваздаш фәтва бирә:

“Күп кенә гомумкулланылышта булган сүзләр, мәсәлән, ай атамалары (инглиз телендә), атна исемнәре, планета һ.б. төрле атамалар грек яисә рим мифологиясенә барып тоташа. Әмма аларны бүген мәгънәсен исәпкә алмыйча кулланалар. Шунлыктан, бу сүзләрне кулланырга ярый” (№ 39105 фәтвасы).

Шулай итеп, Nike киемнәрен киюне мөселманнар өчен тыйган кешеләрчә фикерләсәк, ширеккә төшмәс өчен, телдән иң элек мәгънәсе буенча мәҗүси булган барлык сүзләрне аерып алырга (ә бу мөмкин дә түгел), аннары аларны кулланылыштан алырга кирәк.

Кемнәрдер, брендларның исемнәре мифологиягә тоташуын сәбәп итеп, ул брендлар белән кулланмаска (Тойота машинасында йөрмәскә, айфоннар йөртмәскә, старбакста кофе эчүдән баш тартырга) мөмкин, әмма Аллаһ исеменнән бу тыюларны кертергә ярамый. Кайберәүләр, үзләренең шәхси тойгыларын фикһ хөкемнәре белән бутыйлар, алай булырга тиеш түгел.

Бүгенге көндә мөселманнарның күп проблемалары төгәл гыйлеме, махсус әзерлеге булмыйча торып “фәтвалар бирергә” ашыгучылар аркасында барлыкка килә . Әмма фикһнең хөкемнәрен — хәләл һәм хәрәм темалары буенча — шәхси тоемлау, “миңа шулай тоела” дигән фаразлар белән бутарга ярамый. Андый чакта наданлык һәм вәсвәсәгә юл ачылачак. 

Ә Аллаһ яхшырак белүче!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана