Сорау: Әссәламү галәйкүм! Корбанны әҗәткә акча алып торып чалсаң ярыймы? Мин күптән түгел генә намаз укый башладым һәм корбан чалуның вәҗиб икәнлеген белдем. Аны ничек башкарырга икәнен әлегә белмим, ярдәм итегез әле.
Җавап: Үә галәйкүм әссәлам! Корбан бәйрәмендә сарык чалу һәр мөселманга мәҗбүри (вәҗиб). Әмма аның кайбер шартлары бар. Үзенең “Әл-Бахр Әр-Раик” хезмәтендә Ибн Нүҗәйм болай дип яза:
تجب على حر مسلم موسر مقيم عن نفسه لا عن طفله شاة، أو سبع بدنة فجر يوم النحر إلى آخر أيامه.
البحر الرائق
“Нисапка җиткән малы булган, ерак сәфәрдә булмаган һәр мөселманга үзе исеменнән (баласы исеменнән түгел) Корбан көннәрендә бер сарык, яисә 7 кешегә бер сыер яки дөя чалу мәҗбүри”.
Бу билгеләмәне аңлатып китик. Корбан чалу мәҗбүри булсын өчен түбәндәге шартлар үтәлергә тиеш:
1. Ислам, ягъни корбан чалырга ниятләгән кешенең мөселман булуы.
2. Коллыктан азат булу.
3. Нисап. Әҗәтләрен санамыйча 595 грамм көмеш бәясендә малы булу. Нисап күләме ел саен үзгәрә, аның күләмен ел саен мәхәллә имамыннан белештерү тиешле.
4. Балигълыкка ирешү.
Билгеләмәдән аңлашылганча, кеше балалары өчен, балигълыкка ирешү-ирешмәвенә карамастан, корбан чалырга бурычлы түгел. Корбан сарыгы алыр өчен әҗәткә акча алып тору да тиешле гамәл түгел, чөнки югарыда күрсәтелгән шартларда нисап мәсьәләсе ачык аңлатылган.
Ә Аллаһ яхшырак белүче!