Намазда тәшәххүд урынына “әл-Фатиха” сүрәсен уку

20 декабрь 2022 ел 13:16

Сорау: Әссәламәгаләйкүм! Намаз вакытында, онытылып китеп, тәшәххүд урынына “әл-Фатиха” сүрәсен укысаң, ни була?

Җавап:

بِسۡـمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰـنِ ٱلرَّحِيـمِ

Мәрхәмәтле һәм Рәхимле Аллаһ исеме белән. Вәгаләйкүм әссәлам вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ.

Әгәр сез ялгышып тәшәххүд урынына “әл-Фатиха” сүрәсен укыгансыз икән, сезгә намаз ахырында сәҗдә сәхү кылырга кирәк. Чөнки сез хаталанып ваҗибны (“тәшәххүд” укуны) кичектергәнсез.

Нигезләмә:

عَنْ ثَوْبَانَ عَنِ النَّبِيِّ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ قَالَ: "لِكُلِّ سَهْوٍ سَجْدَتَانِ بَعْدَ مَا يُسَلِّمُ"

يُنظر: سنن أبي داود، رقم الحديث: 1038.

Сәүбән тапшырган хәдистә болай диелә: Пәйгамбәр : “Һәр хата аркасында сәлам биргәннән соң ике тапкыр сәҗдә кылу тиеш”. 

Кара. "Сунан Әбу Дауд", №1038.

"لا يجب إلا بترك واجبٍ أو تأخيره"

يُنظر: "الهداية في شرح بداية المبتدي"، برهان الدين المرغيناني، 1/74.

"Ваҗибны калдыру яки кичектерү очрагында гына, [сәҗдә сәһү кылу] мәҗбүри.

Кара. "Әл-Хидая фи шәрх Бидая әл-мүбтади", 1/74.

Аллаһ - яхшырак Белүчедер.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең фәтвалар бүлеге (даруль-ифта). 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана