Сорау: Әссәламәгаләйкүм! Гомрәдә тәваф кылу вакытында күрем башланса нишләргә?
Җавап:
بِسۡـمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰـنِ ٱلرَّحِيـمِ
Мәрхәмәтле һәм Рәхимле Аллаһ исеме белән. Вәгаләйкүм әссәлам вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ. Тәваф кылганда, тәһарәтле һәм госелле булу фарыз. Әгәр тәваф вакытында хатын-кызның күреме башланса, тәваф кылуны туктатырга һәм мәчеттән чыгарга кирәк. Ә тәвафны күрем тәмамлангач кылып бетерү зарур.
"ويمنع الحيض الطواف بالبيت وكذا الجنابة لما في الصحيحين (صحيح البخاري – 5548، صحيح مسلم – 1211) أَنَّهُ عَلَيْهِ الصَّلَاةُ وَالسَّلَامُ قَالَ لِعَائِشَةَ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهَا لَمَّا حَاضَتْ ... أَنْ لَا تَطُوفِي بِالْبَيْتِ حَتَّى تَغْتَسِلِي".
يُنظر: "البحر الرائق" لابن نجيمٍ، 1/207.
"Күрем, җөнеб халәте буларак, тәваф кылуга комачаулык итә. Имам Бохари (5548) һәм Мөслимнең (1211) хәдис җыентыкларында тапшырылган хәдис буенча, Пәйгамбәр Мөхәммәд ﷺ Гайшәгә (Аллаһ аннан риза булсын) күреме вакытында Кәгъбә тирәли тәваф кылмаска кушкан. Тәвафны, күрем тәмамланып, госел коенгач кына кылырга мөмкин”.
Кара. "Әл-Бәхр әр-раик", ибн Нүҗәйм, 1/207.
Аллаһ – яхшырак Белүче
Татарстан мөфтиятенең фәтвалар (даруль-ифта) бүлеге.