Ризаэддин ФӘХРЕДДИНнең “Мөхәммәд” (Салләллаһу галәйһи вә сәлләм) китабыннан өзек

29 декабрь 2015 ел 10:27

Бисмиллләһир-рахманир-рахим

Кереш сүз

        Динебез җәһәтенчә без әһеле ислам өчен иң бөек һәм иң мөхтәрәм зат Пәйгамбәребез “Галәмнәрнең горурлыгы”[1] хәзрәтләре, азгынлык дулкынлары арасында батып-калкып йөргән вакытта кулларыбыздан тотып сәламәтлек тарафына чыгаручыдыр. Дөнья һәм ахирәт сәгәдатебезгә сәбәп булачак тугры юлны безгә һәммә ошбу мөхтәрәм зат күрсәттедер.

        Ошбу җәһәттән бу нигъмәт иясе Әфәндебез хәзрәтләренең кем икәнен белергә, тәрҗемәи хәлендә аз булса да хәбәрле булу һәм нисаб шәрифе белән беркадәр таныш булу һәрбер мөселман өчен тиешле булыр. Тиешенчә Әфәндебез хәзрәтләренең тәрҗемәи хәлләре һәм нисаб шәрифләре хакында җыентык рәвешендә бу китапны яздык. Үз вакыты җиткәч, иншә Аллаһ, озыннары да язылыр.

        Пәйгамбәр Әфәндебез хәзрәтләренең исем шәрифләре “Мөхәммәд” булып, атасы да Габдулла Габдел-Мутталиб бин Һашим бин Габделмәнәф бин Кусайй бин Киләб бин Мурра бин Кәгъб бин Лүәй бин Галиб бин Фиһр бин Мәлик бин Нәдир бин Кинәнә бин Хүзәймә бин Мүдрикә бин Ильяс бин Мүдәр бин Низар бин Мәгәдд бин Гәднәндер.

        Гәднәннән югары булган бабаларының тәртипләре һәм исемләре ап-ачык мәгълүм булмаса да, Ибраһим пәйгамбәрнең Исмәгыйль (галәйһиссәлам) исемле улына тоташканлыгында галимнәр арасында аерылышу юктыр.

        Әфәндебез “Галәмнәрнең горурлыгы” хәзрәтләренең әнисе Бану Зөһра кабиләсенең олугларыннан Вахб бин Габделманаф бин Зөһра бин Киләб бин Мурра кызы Әминә иде. Ата белән ана тарафында булган бабалары Киләб бин Мурра да кушылыр.

        Фиһр бин Мәлик “Корайш” дигән мәшһүр[2] булуына Әфәндебез хәзрәтләре гарәп кавеме арасында асыл нисаб булуы белән билгеле булган Корайш кабиләсеннән һәм Һәшим ыругыннан буладыр. Һәрбер баба һәм әбиләре мөселманнар булып[3] көндәлек заманнарының хөкемнәренә күрә шәргый никахлар белән берләшкән, әдәпсезлек һәм оятсызлык кебек бозыклыклардан саф һәм арынган булдылар.

Пәйгамбәребезнең тууы

        Пәйгамбәрләрнең солтаны булган Әфәндебезнең мөхтәрәм атасы Габдулла хәзрәтләре 18 яшендә һәм анасы Әминә җәнабләре дә 14 яшендә булган вакытта, араларында никахлашу булды. Габдулла хәзрәтләре сәфәрдә булган хәлендә авырып Мәдинә шәһәрендә вафат булды. Ул 25 яшендә иде. Кабер шәрифләре Мәдинәдә урнашкан. Әфәндебез хәзрәтләре бу вакыт ике яки сигез айлык хәлендә калды.

        Җәнаб Рәсүл Әфәндебез хәзрәтләре гарәпләр арасында “Гам фил” (Фил елы)[4] дигән мәшһүр булган елда рабигыльәүвәл аеның 9 нчы дүшәмбе көнне таң вакытында Мәккә шәһәрендә дөньяга килеп “Мөхәммәд” дип исем кушылды (Милади белән 571 нче ел, Европа хисабы белән 20 нче апрель һәм Руми – Руси хисабы белән 17 нче апрельдә буладыр). Бәдәви гарәпләрдән Бану Сәгд кабиләсенең Харис бин Габделгүзза хатыны Хәлимә[5] бинт Зөәйб сөтен имезеп һәм тәрбия итүе сәбәпле, ошбу бәдәви гарәпләрдә 2 яше тәмам булганына кадәр торды һәм соңыннан анасы Әминә җәнабләренә тапшырылды. Хәлимәдән алданрак Әбү Ләһәб җариясе булган Сөвәйбә бер кадәр вакыт үз сөтен имезеп торды. Атасы вафат булуы сәбәпле, бабасы Габдел-Мотталиб тарафыннан тәрбияләнде.

        Габдел-Мотталиб, гарәп кавеме арасында бик күренекле һәм хөрмәтле зат булганга, Кәгъбә шәриф янында утырган вакытта, гарәп уллары моның хозурында әдәпле утырыр, үзенең уллары да хөрмәт йөзеннән аякларына басып кул кушырып торыр иде. Фәкатъ бер ялгыз, сабый булган Әфәндебез хәзрәтләре барып утырыр, Габдел-Мотталиб та аны белеп[6] кулы белән аркасыннан сыйпап сөяр: “Бу улым бөек бер адәм булса кирәк!” – дип сөйләр иде.

        Әминә җәнабләре, Өмм Әйман белән бергә Әфәндебез хәзрәтләрен берлектә алып Мәдинә шәһәренә карендәшләрен һәм хәзрәт Габдулла каберен зиярәт итү нияте белән сәфәр кылды. Хәзрәти Әминә һәр ел, бер мәртәбә барып мөхтәрәм ирен зиярәт итеп килә иде. Ошбу сәфәрләреннән кайтып барганда Мәдинә шәһәреннән ерак түгел “Әбвә” исемле авылга җиткәндә Әминә җәнабләре хасталанып вафат булды һәм шушы җирдә җирләнде. Әфәндебез хәзрәтләре ошбу көннән игътибары ата белән анадан ятим буларак калды, яше 6-7 дә иде. Мәккәгә исә Өм Әйман кочагында кайтты.

        Хәзрәт Габдулла, Әминәдән башка хатын алмады һәм Әминә дә икенче бер иргә кияүгә бармады, Әфәндебез хәзрәтләреннән башка балалары да булмады.

        Галәмнең горурлыгы Әфәндебез хәзрәтләре 8 яшь вакытында Габдел-Мотталиб вафат булгач сөекле бабасыннан мәхрүм калганын белеп гәүдәсе янында елап торганы риваять ителә. Моннан соң әтисенә атасы һәм анасы ягыннан туган булган Әбү Талиб тәрбиясенә күчеп, аның йортында яшәде. Әбү Талиб пакь мәрхәмәтле һәм шәфкатьле бер зат булды, Әфәндебез хәзрәтләрен бик сөеп һәм балаларыннан артык рәвештә кайгыртып тәрбия итә торган иде.

Пәйгамбәребезнең яшүсмерлек вакыты

        Рәсүл Әкрам хәзрәтләре 9 белән 12 яшьләре арасында булган вакытта Мәккә халкының сәүдә кәрваннары Шам сәфәренә чыгарга хәзерләнә иде. Әбү Талиб ошбу кәрван белән берлектә сәфәр кирәк-яракларын күрде. Фәкать тәрбиясендә булган пәйгамбәребезне кызгану сәбәпле үзе белән бергә алып Шам сәфәренә чыкты. Шам мәмләкәтенә кереп Бусра шәһәре янында ял иткән вакытта, ерак түгел җирдә бер гыйбадәтхәнәдә гыйбадәт итеп торучы Бәхирә[7] дип билгеле булган руханый (монах) боларның яннарына килде һәм: “Гарәп йортында бер пәйгамбәр чыгарга тиешле иде, бу турыда сездә хәбәр юкмы?” – дип сорады. Кәрван халкы да бу турыда бер нәрсә белмәгәннәрен сөйләде һәм хәрәкәт итеп юлларын дәвам итте.

        Якынча 20 яшьләрендә вакытта бер тарафта корайш кабиләсе белән кинәнә кабиләсе һәм икенче тарафта кайс кабиләсе булган хәлдә бер сугыш булды. Үзенең якыннары булган Зөбәйр, Әбү Талиб, Хәмзә, Габбәс белән берлектә ошбу сугышта Әфәндебез хәзрәтләре дә булды, ошбу якыннарына ярдәм итеп, фәкать пәйгамбәрлек килгәннән соң бу турыда үкенеч белән сөйләгәне билгеле. Гарәп халкы арасында “Йәүмү фиҗар”[8] дигән мәшһүр булган вакыйга ошбудыр.

        Шушы сугыштан соң беркадәр вакыт узгач, гарәп уллары Габдулла бин Җүдгән йортына җыелып, алдагы гасырда золым һәм хыянәткә каршы  ясалган “Хилф әл-Фөзүл” исемле җәмгыятьне[9] яңарттылар вә Мәккә шәһәрендә золым һәм җәберлекне бетерү хакында бер-берсенә сүз бирделәр. Әфәндебез хәзрәтләре, Габдел-Мотталиб уллары белән берлектә ошбу җәмгыятьтә була һәм моның хакында: “Яшь вакытымда абыйларым белән бергә Габдулла бин Җүдгән йортында булган “Хилф әл-Фөзүл” җәмгыятендә булдым, шуннан гаять шат идем, әгәр дә шуның белән бер җәмгыять ясалса иде, бу көндә дә ул берлектә булыр идем!” – дип сөйләгән булган.

        25 яшьләренә җиткәндә гарәп сәүдәгәрләренең мәшһүрләреннән булган Хәдичә бинт Хүвәйлид малы белән сәүдә өчен Шам сәфәренә чыкты һәм бу сәфәрдә Хәдичәнең Мәйсәрә исемле колы[10] белән һәммә бергә бардылар. Сәфәрләре мөбарәк булып һәм өмет итүләреннән күбрәк файда күреп кайттылар.

        Ошбу сәфәрдән калып бер-ике ай үткәннән соң “Аллаһ илчеләренең горурлыгы” Әфәндебез хәзрәтләре, Хәдичә (Аллаһ аңардан разый булсын) белән никахлаштылар. Бу вакыт Рәсүл Әкрам 25 яшьтә хәзрәти Хәдичә 40 яшьтә булыр иде.

        Хәдичә кебек акыллы һәм игътибарлы бу хатын белән никахлашу сәбәпле Әфәндебез хәзрәтләре бөек бер дәүләткә лаеклы булды. Шуңа күрә һәрбер максаттан чара табу мөмкинлеге булып та, моннан файдаланмыйча һәм яше олылыгы нисбәтеннән, фикер диңгезендә тончыккан буларак йөрер һәм ялгызлыкны яратучы булыр.

        35 яшьләренә җиткән вакытларында гарәп халыклары Кәгъбәне яңартырга карар боерды. Бу вакыт Кәгъбә адәм биеклегендә булган дүрт дивардан гыйбарәт булып, өсте ачык һәм күп җирләре бозылган иде. Гарәпләр Кәгъбәне нигезенә кадәр сүтте һәм яңадан диварларына биекләндереп өстенә уратты. Җиддә шәһәре янында ком өстендә утырып калган бер көймәнең такталарын һәм башка агачларын ташып, кирәк җирләренә куйдылар. Фәкать “Хәҗәр Әсвәдне”[11] урынына куяр өчен һәр кабилә үзен хаклы күрде, араларыннан берсе дәгъва белдерде. Мәчет ишегеннән иң элек керүче адәмне хаким итеп куеп, ошбу дәгъваларына бүләргә карар боердылар. Шул вакыт көтмәгәндә мәчет ишегеннән “Галәмнәрнең горурлыгы” Әфәндебез хәзрәтләре килеп кергәч, һәрбере “Мөхәммәд әмин!” [12] – дип шат булдылар һәм вакыйганы сөйләп бер тиешле чара булына өмет белдерделәр. Әфәндебез хәзрәтләре дә “Хәҗәр Әсвәдне” бер кием өстенә куйдырды, кабилә улларыннан киемнең кырыйларыннан тотынып күтәртеп, урынына китерде. Биредә бөек бер фетнә ошбу рәвештә тәмамланган булды.

Мөхәммәд галәйһиссәләмгә пәйгамбәрлек иңдерелгән вакыт

        40 яшендә Әфәндебез хәзрәтләренә Җәбраил фәрештә аркылы вәхи килә башлады. Иң элек яшерен сурәттә буларак халыкларны иманга чакыра торган булды.

        Ислам динен кабул иткән бернче хатыннардан хәзрәти Хәдичә, ирләрдән Әбү Бәкер әс-Сиддыйк, яшь улларыннан хәзрәти Гали[13], азат булган коллардан Зәйд бин Харис, азат булган җарияләрдән Өмм Әйман[14] булган.

        Алардан соң ислам динен кабул итте: Госман бин Гаффән, Зөбәйр бин әл-Гәввам, Габдерахман бин Гауф, Сәгд бин Әбү Ваккас, Талхә бин Габдулла, Сөһйәб әр-Руми, Габдулла бин Мәсгүд, Әбү Зәрр әл-Гыйфәри һәм башкалар.

        Пәйгамбәрлек килгәннән соң 4 нче елда ачык сурәттә иманга чакыру башлану сәбәпле, мөшрикләр, Әфәндебез хәзрәтләренә һәм аның сәхабәләренә җәфа кылырга кереште, кимсетеп һәм мәсхәрәләп һәр затны күрсәттеләр.

        Мәккә халкыннан гомуми рәвештә моның белән җәфа күргәннәре артып киткәннән соң Әфәндебез хәзрәтләренең билге бирүе һәм яраклы күрүенә нигезләнеп сәхабәләр Хәбәш йортына һиҗрә кылырга карар боерды[15] һәм иң беренче булып берьюлы 12 ир вә 4 хатын гыйбарәт бер Таифә гизле сурәттә күбесе дә җыен буларак Мәккәдән чыгып китте; Кызыл диңгезне кичеп Хәбәш падишаһы Нәҗәш хозурына барып сыгындылар. Хәзрәти Госман белән хатыны Рөкаййа бинт Рәсүлуллаһ, Әбү Сәләмә белән хатыны Өмм Сәләмә, Габдулла бин Мәсгуд, Зөбәйр бин әл-Гаввәм, Габдерахман бин Гауф шулар арасында булды. Алар якынча өч ай вакыт Хәбәш җирендә торганнан соң корайш гарәпләре Рәсүлуллаһ һәм сәхабәсенә зыян боерганны туктатты дип ялган бер хәбәр ишеткәч асыл ватаннары булган Мәккә шәһәренә Әфәндебез хозурына кабат кайттылар. Фәкать мөшрикләргә ачулары, зыянлары алдагыдан күп мәртәбә артуын ачык рәвештә Мәккә янына җиткәндә ишетеп бик өметсез булдылар.

        Вакыйга Мәккә мөшрикләре Рәсүл Әкрам җәнабләренә һәм мөхтәрәм сәхабәләренә җәфаларын озайтудан түгел, бәлки көннән-көн арттырырлар, бер-береннән уздырырлар иде. Әфәндебез хәзрәтләренә шушы эштән катгый рәвештә туктамаган бөек бер кабахәт гамәл итеп бөтен Һашим нәселеннән кискен бойкот[16] игълан иттеләр һәм һич аңлаешлы итеп алар белән мөнәсәбәт кормаячакларын бер хаҗәт-кагыйдә язып, Кәгъбә эченә элделәр. Әбү Ләһәб һәм гаиләсе мөшрикләр тарафында калып, аннан башка булган Бану Һашим мөселман һәм кяферләр “Шигъб Әбү Талиб” исемле җирдә өч ел микъдар вакытта чолгап алынган килеш торды.

        Шушы вакыт Мәккәдә көн күрү ихтималы калмаганны белеп Әсхаби Кирам (Пәйгамбәребезнең сәхабәләре) икенче тапкыр Хәбәш йортына һиҗрә кылырга мәҗбүр булды. Бу юлы һиҗрә кылдылар 83 ир һәм 18 хатын булып, Җәгъфәр бин Әбү Талиб белән хатыны Әсма бинт Гумәйс, Габидулла бин Җәхш белән хатыны Өмм Хәбибә бинт Әби Суфян алар белән бергә иде.

        “Шигъб Әбү Талиб” җирлегендә Бану Һашимнең күрелгән мәшәкатьләре, чыккан кыенлыклары аңлатырлык дәрәҗәдән кичкән иде. Яннарына читтән кеше керү өчен дә чыгып йөрү һәм дуслык тоту тыелуы сәбәпле, гадәттә бер төрмәдәге кебек булдылар ки, табылган болын һәм агач яфракларын җәннәт нигъмәтләре урынына күреп ашадылар.

        Соңыннан кайбер гарәп уллары бу хәлгә риза булмаганнарын бәян иттеләр, фетнә чыгарулары сәбәпле, кискен рәвештә күтәрелде һәм “Шигъбтә” боларның бер өлеше ирекле булды.

        Пәйгамбәрлек иңгәннән соң, 10 нчы елны һәм һиҗри белән 3 нче елда, Әбү Талиб вафат булды. Моннан 3 көн соңрак мөэминнәрнең анасы Хәдичә (Аллаһ аңардан разый булсын) хәзрәтләре дә дөньядан китте. Ошбу җәһәттән Әфәндебез хәзрәтләре карарсыз кайгырды, ошбу ел да “Гам әл-Хөзен” (кайгы елы) дип аталган; үзенең ватанында һәм үзенең туганнары вә якын кешеләре арасында булган хәлдә, аерылып читтә яшәүче буларак калды. Шуның өчен Әбү Талиб югары дәрәҗәдә шәфкатьле һәм мәрхәмәтле булганга күрә, аннан килүенә кадәр Әфәндебезне яклар һәм аның өчен үз өстенә күп мәшәкатьләр йөкләр иде. Хәзрәти Хәдичә дә, бөтен халык ялган дип әйткәндә, беркайчан да Әфәндебез хәзрәтләренә шик белдермәде һәм бөтен халык мыскыллаган һәм хәрәкәт иткән вакытта да, даими юатты һәм бу гамәлне яратмыйча торды. Шул сәбәпле, аларның вафаты белән Әфәндебез хәзрәтләре иң якын яклаучыларны, ачык һәм ярдәм итүчеләрне югалтты. Алар вафат булгач, мөшрикләр тагын да олы бер форсат табып Әфәндебезгә алдагыдан күбрәк җәфа китерде һәм кимсетте, сихерче һәм каһин диделәр, мәҗнүн һәм шагыйрь дип сөйләделәр. Юлларда каравыл торып һәм әйтелеп үткән барлык җәмгыятьләрдә йөреп халыкларны, ерак җирләрдән килгән мөсафирларны нәфрәт тудырыр өчен һәр төрле ялганнар уйлап чыгарып сөйләп йөрделәр. Хосусый үзенең күршеләре һәм якын карендәшләре булган Әбү Ләһәб белән хатыны Өмм Җәмилә бинт Хәрб һәм Гөкбә бин Әбү Мөгайт һич рәхәтлек күрсәтмәде; намаз укырга керешкән булса, өстенә нәҗесләр күтәреп салды, аш-суына пычрак нәрсәләр ташлады, юл өстенә тигәнәкләр һәм чәнечкеле чыбыклар салып куя иделәр. Өч айга кадәр бу хәлне сабыр итеп торды да, соңыннан аптырап һиҗрә кылу нияте белән Таифә шәһәренә китте, фәкать өметен баглап файда монда һич булмады: Таифә халкында хәер күрмәде.

        Таифә халыклары Әфәндебезнең сүзенә колак салмады, улларының котыртуларына күрә коллары һәм балалары ташлар белән атты, мөбарәк баш һәм аякларын канатты. Ошбу вакытта янында булган Зәйд бин Харис Әфәндебезне сакларга тырышлык күрсәтте һәм үз гәүдәсе белән калкан булыр иде. “Ахыргы әмер” (ахыргы пәйгамбәр) Әфәндебез хәзрәтләре кабат Мәккәгә кайтырга мәҗбүр булды һәм кайткан вакытында юлда: “Әй минем Раббым! Мин зәгыйфь, монда халык арасында хөрмәтем калмады! Әй зәгыйфьләргә ярдәм һәм юраучы Аллаһ! Ачуыңа очраудан мине саклар булсаң, дөньяның һәрбер кыенлыгына түзәргә бурычымдыр!” – дип мөнәҗәт итте һәм Мәккәгә килгәндә Мутгәм бин Гади сак астында буларак шәһәргә керде.

        Бөтен гарәп халкы ярдәме белән каршы торганнары һәм көннән-көн усаллыкларын һәм каршылыкларын арыттырып һәртөрле кыенлыклар һәм җәфалар күргән Әфәндебез хәзрәтләре боларның иманга килүләренә өметен өзеп һәм ошбу сәбәптән, башка гарәп кабиләләренә дәгъвәт итәргә кереште. Гарәпләргә билгеле һәм мәшһүр изге җирләрендә йөреп үзенә максат итте, ерак җирләрдән Мәккәгә хаҗ кылыр өчен килгән адәмнәргә ислам динен бәян итеп дәгъвәтләр иде.

        Пәйгамбәрлекнең 12 нче елында Мәдинә шәһәреннән хаҗ кылып килгән гарәпләргә ислам динен аңлаткан вакытта бер төркем гарәпләр Мәккәдә “Гакәбә”[17] исемле урында Әфәндебез хәзрәтләрен кабул итте һәм икенче ел тагын да күбрәк килеп Рәсүлуллаһ каршында бәйгать биреп ислам динен кабул итеп кайтып киттеләр.

        Шул исәптән Мәдинә шәһәрендә ислам дине тамыр җәя башлаганны күргәннән соң төрле зәхмәтләр чыгып тора торган булган сәхабәләр берәр-берәр Мәккә шәһәреннән Мәдинәгә күчә башлады; диннәрен саклар өчен һәм рәхәтлек каршында гыйбадәтләренә зыян китермәү өмете белән карендәш кабиләләренә, ватан асылларын ташлап аерылып китеп мәшәкатьләренә йөкле булдылар. Хәтта бер вакыт Мәккәдә Әфәндебез хәзрәтләре белән Әбү Бәкер әс-Сиддыйк, Гали әл-Мөртәда һәм Сөһаиб, Зәйд бин Харисә һәммә дә кайбер зәгыйфь хәлсез мескеннәр генә калды.

        Әфәндебез хәзрәтләре янына барып Әбү Бәкер әс-Сиддыйк хәзрәтләре Мәдинәгә һиҗрә кылу хакында рөхсәт сорады. Рәсүл Әкрам: “Сабыр ит! Һиҗрә хакында җәфа булачакны мин һәммә өмет итмим, әгәр дә җәфа булса берлектә сәфәр итәрбез”, – диде. Моңа кушылып Әбү Бәкер әс-Сиддыйк хәзрәтләре, Әфәндебез белән берлектә сәфәр итәчәк сурәттә сәфәр яракларын күрә башлады.

        Мәдинә халкы бәйгать биреп киткәннәрен ишеткәч, мөшрикләр өсләренә күк йомрылып төшкән рәвештә кайгы-хәсрәткә төштеләр; гадәттән тыш ачулары килде һәм форсат үтмәгәнне бу турыда җитди бер киңәшләшү өчен, киңәш йөртә торган “Дәрүл Нәдвәгә”[18] җыелдылар. Мөшрикләргә иң бөекләреннән һәм иң акыллыларыннан гыйбарәт булган ошбу җәмгыять тарафыннан һәрбер кабиләнең каһарман егетләре Әфәндебезнең өе янына караңгыда җыелып һәм ярдәм белән һөҗүм итәргә булдылар һәм шул вакыт низамыны күрә, соңыннан һашим кабиләсе файдасына дийәт (кан хакы) түләргә карар боерылды.

                                      Ризаэддин ФӘХРЕДДИНнең

                       “Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм” китабыннан өзек,

                                             “Хузур” нәшрияты 

                                             

[1] Пәйгамбәребезгә карата мактаулы сыйфат  (асыл нөсхәдә “Фәхр кәинәт” дип килә). – Тәрҗемәченең аңлатмасы.

[2] Кайберләре “Корайш” дип билгеле булган зат Назыйр бин Кинәнә иде, диярләр.

[3] “Дәләил ән-Нөбүвәт” Нәгыйм әл-Әсбаһани. 1 җөз, 11 саф.

[4] “Европа көнчыгышында Ислам” энциклопедик сүзлеге  буенча Мөхәммәд  570 нче елда туды. – Фәнни мөһәррир искәрмәсе.

[5] Ошбу хатын соңыннан Ислам динен кабул итте.

[6] Габдел-Мотталиб бу вакытта сукрайган иде.

[7] Бәхирә, “бә”ның фәтхәсе буладыр.

[8] Җаһилият чорында гарәп кабиләләре арасында, төрле тыелган эшләрне бозган өчен булган сугыш. Мөхәммәд (с.г.в)гә пәйгамбәрлек килгәнче катнашкан бердәнбер сугыш. – Тәрҗемәченең аңлатмасы.

[9] “Хилф әл-Фөзүл” җәмгыятьне иске заманда Фазыйл бин Харис, Фазыйл бин Видәга, Мөфаззал бин Фаззал исемле затлар белән оештырылды. Ошбу җәһәттән оештыручылар исеме белән “Хилф әл-Фөзүл” дип билгеле буладыр. Фәкать, заманлар үтү һәм оештыручылары вафат булып бетү сәбәбеннән, җәмгыять хөкемсез һәм онытылып калган була. Шуңа күрә гарәп улларының ошбу омтылышы җәмгыятьне кабат киредән торгызып һәм яңартып җибәрде.

[10] Моннан соң бу колның исеме чыкмас, шул җәһәттән ислам дине иңгәнче вафат булганы билгеле булыр.

[11] Кәгъбәтулладагы кара таш – Тәрҗемәченең аңлатмасы.

[12] Дөрес сүзле һәм сүзендә тугры булганга Әфәндебез хәзрәтләрен гарәпләр “Мөхәммәд әмин” дип йөртәләр иде.

[13] Бу вакытта хәзрәт Гали Әфәндебез тәрбиясендә һәм аның гаиләсендә булган.

[14] Бу хатын Габдулла бин Габдел-Мотталиб хәзрәтләреннән азат ителеп калган җәрийә булып, Әфәндебез хәзрәтләренә тәрбия итеп үстерде.

[15] Хәбәшкә һиҗрә кылу сәбәбе белән аларга насрани (христиан) булганлыкка Мәккә мөшрикләре белән игътикадларында аермалар булу сәбәпле бер-берсе белән элемтәләре булмады.

[16] Карендәшлектән киселер һәм моның белән берәбер зыян боерыр.

[17] Хәзерге вакытта хаҗ вакытында таш ата торган урын – Тәрҗемәченең аңлатмасы.

[18] Корайш кабиләсенең киңәшләшә торган урыны, йорты. – Тәрҗемәченең аңлатмасы.

Бисмиллләһир-рахманир-рахим 

“Әлһәмдү лилләһи вә сәләмү галә гыйбәдиһил ләзинә-стафә”

Башка журналлар

Нәрсә ул вакыф?

24 октябрь 2016 ел 17:07

Дога кылу әдәпләре

15 август 2016 ел 11:22
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана