2016 ел - Хәнәфи мәзхәбе елы булачак

29 декабрь 2015 ел 10:37

Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан 2016 ел “Хәнәфи мәзхәбе елы” дип игълан ителде. Бу хакта бүген Казанда узган Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең елның соңгы пленум утырышында яңгыраттылар.

Әлеге җыелышта республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә президиум әгъзалары, район имам-мөхтәсибләре, Казыйлар һәм Голәмәләр шурасы әгъзалары катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат үзәге.

Чарада Камил хәзрәт Сәмигуллин да чыгыш ясады. Ул җыелган барлык имамнарга дини эшчәнлектәге тырышлыклары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм Мәүлид белән котлады:

- Нәзарәт һәм шәхсән үз исемемнән барыгызны да Мәүлид белән котлыйм! Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм сөннәтенә ияргән хәлдә яшәргә насыйп итсен! Динебезгә хезмәт итүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгаләнең рәхим-шәфкате язсын, эшләребезне уң кылсын! - диде мөселман дин лидеры.

Утырыш барышында нәзарәт тарафыннан төрле юнәлешләрдә ел дәвамында башкарылган эшләр хакында бәян ителде, киләчәккә максатлар барланды. Президиум утырышында 2016 ел “Хәнәфи мәзхәбе елы” дип игълан ителде.

“Хәнәфи мәзхәбенең асылын аңлату бик мөһим. Хәнәфи мәзхәбе мәктәбе ул бабаларыбыз сайлаган юл һәм без бу юлны дәвам итәргә тиеш. Әлеге ел уңаеннан хәнәфи мәзхәбе галимнәренең китапларын чыгару, төрле конференцияләр үткәрү, республика олимпиадасын уздыру һәм башка эшләрне оештыру каралган”, - дип җиткерде Камил хәзрәт.

Башка журналлар

Коръән могҗизалары

01 июнь 2020 ел 13:45
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана