Аятьләрнең мәгънәләрен аңламаган очракта Коръәни Кәримне укырга ярыймы?

02 март 2016 ел 16:30

Коръәни Кәрим аятьләрен уку – Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылу. Әлегә аятьләрнең мәгънәләрен аңламасаң да, аларны барыбер укырга кирәк, чөнки бу Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешү юлы.

        Ләкин кеше аятьләрне үзен күрсәтү, башкалардан өстен күренү нияте белән укый икән, бу гөнаһ исәпләнә.

        Коръәни Кәримдә Аллаһы Тәгалә болай ди: “Хак мөэминнәр зикер, вәгазь һәм тәрбия өчен Аллаһ китабы Коръәнне укырлар, вә намазларын вакытында үтәрләр, вә Без биргән малдан күрсәтеп тә, күрсәтмичә дә фәкыйрьләргә һәм Аллаһ юлына садака бирерләр, алар малларын биреп Аллаһ ризалыгын алу сәүдәләрендә һич бетми торган җәннәт нигъмәтләрен өмет итәләр. Алар малларын бирерләр әҗерен Аллаһ тутырып бирсен өчен һәм Аллаһ аларга юмартлыгыннан арттырып та бирсен өчен. Җиһад белән хак юлга кергән мөэминнәрне Аллаһ шиксез ярлыкаучы вә аларның Аллаһ юлына куйган көчләрен җәннәт нигъмәтләре белән түләүчедер” (“Мәләйкә (Фәрештәләр)” сүрәсе, 29-30 аятьләр).

        Шулай ук Пәйгамбәребез, аңа Аллаһының сәламе һәм рәхмәте булсын, сәхабәләренә болай боерган: “Коръәни Кәримне укыгыз, Кыямәт көнендә ул үзен укучыга яклаучы булыр”.

        Коръәни Кәримне дөрес укырга өйрәнгәч,  мөмкинлегегездән килгәнчә абруйлы галимнәрнең Коръән тәрҗемәләрен һәм тәфсирләрен укыгыз. Аятьләрне үзегезчә аңлатырга тырышмагыз, үз фикерегезгә генә таянып, ашыгыч нәтиҗәләр ясамагыз.

                                                                       Islam-today

Башка журналлар

Коръән могҗизалары

01 июнь 2020 ел 13:45
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана