Җәннәт һәм аның нигъмәтләре

15 август 2016 ел 11:42

Җәннәт өстен сыйфатларга иядер. Аның кимчелеге яки җитешсезлеге һич юктыр. Сәхабәләр Пәйгамбәребездән (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) җәннәт турында сораганнар. “Аның чакма ташлары энҗе белән якуттан. Анда кергән – нигъмәткә ирешер. Анда өметсезлек юк, мәңгелек тормыш бар. Үлем юктыр, киемнәре чыланмас, яшьләр исә һич картаймас”.

Мөэминнәр өчен анда мәһабәт сарайлар бар. Аллаһы Тәгалә болай дип боерган: “Раббы газабыннан курыкканнар өчен берсе өстенә икенчесе корылган биналар булыр, асларыннан ермаклар агып тора торган

зиннәтле урыннар хәзерләнгән. Болар – Аллаһ вәгъдә иткән нигъмәтләр. Ул беркайчан да вәгъдәсен бозмас” (“Зүмәра”, 39:20).

Ибне Кәсир (рәхимәһуллаһ) түбәндәгеләрне язган: “Аллаһы Тәгалә колларына хәбәр иткәнчә, “алар өчен бүлмәләр бар” дигән гыйбарәдә сарайларны күздә тота. Аерым бүлмәләр рәвешендә бер-берсе өстенә корылган гүзәл сарайларның бер ягыннан карасаң, икенче тарафы күренер.

Җәннәт сарайлары турында Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) болай дигән: “Бер кирпече алтыннан, бер кирпече көмештән. Ә измәсе мускус һәм зәгъфраннандыр” (Әхмәд ибне Хәнбәл, Тирмизи, Дарими).

Җәннәттә чатырлар бардыр. Аллаһы Тәгалә бу хакта болай дигән: “Чатырлар эчендә кара күзле хур кызлары бар” (“Рахман”, 55:72). Җәннәттәге чатырлар энҗедән чигелгәндер һәм мәйданы аның 60 миль тәшкил итәдер. Чатырның бер читеннән икенче чите күренмәс. Ул мөэминнәр өчен әзерләнгән урын булыр.

“Мәңгелеккә юл тотучының ахирәт паспорты”ннан

Башка журналлар

Ураза тотсаң, гөнаһлардан арынырсың

Нәрсә соң ул ураза? Ни өчен без аны тотабыз? Без уразаны Раббыбыз ризалыгы өчен дип тотабыз.

16 июнь 2015 ел 14:39

Болгарны зиярәт кылу шәригатькә туры киләме?

1989 елда болгар бабаларыбызның рәсми рәвештә ислам динен кабул итүләренә 1100 ел тулуы тантаналы...

29 май 2015 ел 16:52

Чын ирләр чын аналардан туа. Җәлил хәзрәт нәсихәте

Берәр очрашуга чакыралар да, менә бу галимә хатын-кыз, менә шагыйрә хатын-кыз, менә җырчы хатын-кыз...

03 март 2015 ел 14:23

Рөстәм Хәйруллин: "Казахстанда хөкүмәт ярдәме белән эшләүче мөселман телеканалы бар"

Мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Казахстанда беренче мәртәбә үткәрелүче имамнар җыенында...

03 март 2015 ел 14:17
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана