Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Йөрәгебез - иман урыны

Йөрәк тибә: “Аллаһ! Аллаһ!”

Тел әйтә: “Сүбхәәнәллааһ!”

Имән бармагы да раслый:

“Ләә иләәһә илләллааһ!”

Хәзерге вакытта без күбрәк үзебезнең тышкы кыяфәтебезгә игътибар бирәбез. Тәнне чыныктырабыз, ашатабыз, эчертәбез, матур киемнәр кидерәбез, өй төзибез, машина алабыз һәм башкалар.

Пәйгамбәр Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи үә сәлләм әйткән: “Аллаһы Тәгалә сезнең төс-кыяфәтләрегезгә һәм мал-мөлкәтләрегезгә карамый, ләкин Ул сезнең калеб-күңелләрегезгә һәм кылган эшләрегезгә карый”.

Аллаһы Тәгалә әйткән:

«(Хәерле юлда сарыф ителсә дә), Бер малның да, (шәфәгать итә алырлык дәрәҗәдә булган) улларның да (беркемгә) файда бирмәгән көнне. Мәгәр (көферлек һәм монафикълык кебек хасталыклардан тәмам котылып), керсез күңел белән Аллаһка килүче булмаса гына». (Шагыйрьләр 88-89 аятьләр).

Безнең йөрәгебез - ул иман урыны. Шуның өчен иман телдә, колакта, язуда гына түгел, ә йөрәктә булырга тиеш. Кеше мәет булгач, аның каберенә Мөнкәр белән Нәкир исемле фәрештәләр килеп, сорау алачаклар. Ул кеше тел һәм акыл белән сөйли алмас, ә йөрәк белән җавап кайтарыр.

Аллаһның илчесе Мөхәммәд галәйһиссәләм әйткән: «Дөреслектә, тәндә бер ит кисәге бар, ул сәламәт булса бөтен тән сәламәт була, ул авырса, бөтен тән чирләр. Дөреслектә ул әгъза - йөрәк».

Без тәнне чиста тотабыз, фатирыбызны идән суырткычы белән ялт итәбез, киемнәребезне кер юу машинасында пакьлыйбыз, машинаны да махсус җиргә алып барып юабыз. Безнең йөрәгебез дә пакьлануга мохтаҗ. Йөрәккә дүрт юл тоташа: күзләр, колаклар, тел һәм уй. Шушы дүрт әгъзаны хәрам әйбәрләрдән сакларга кирәк. Берсеннән булса да йөрәккә хәрам керсә, йөрәк карала башлый. Күз алдына бассейны китерик. Аңа дүрт краннан су килә. Берсеннән булса да пычрак су керсә, бөтен бассейндагы су шакшыга әйләнәчәк. Ә йөрәгебезгә барган юлларны ничек чиста тотарга була? Аллаһ бар иткән дөньяга карап фикерләргә, Коръән китабын укырга, колаклар белән вәгазь тыңларга, тел белән Раббыбызны даими истә тотарга кирәк.

Шулай ук, кайчан кеше гөнаһларны кылып, аның йөрәге каралык белән капланса, алар тышка чыгып, тәндә авыруны барлыкка китерә. Рәсүл Әкрам галәйһиссәләм әйткән: “Кеше гөнаһ кылгач, аның йөрәгендә кара нокта барлыкка килә. Әгәр ул тәүбә итмәсә, ул кара нокта шунда кала. Ә инде тагын гөнаһ кылуны дәвам итсә, аның бөтен йөрәге каралык белән капланыр”.

Кешеләрнең тормышына карасаң, бөтенесе дә бар шикелле, ләкин аларның йөрәкләрендә тынычсызлык һәм булганына ризасызлык күренә.

Хәдис көдсидә Аллаһы Тәгалә әйткән: “Я Адәм баласы, Миңа гыйбадәт кылу өчен вакытны тап! Мин синең йөрәгеңнән тынычсызлыкны алырмын һәм фәкыйрьлектән имин кылырмын. Әгәр шулай эшләмәсәң, синең йөрәгеңне борчулар белән тутырырмын һәм син фәкыйрьлектә калачаксың!”

Бу хәдистән чыгып, шуны аңларга була. Фәкать Аллаһка гыйбадәт кылу белән, Аны истә тотып, йөрәкләребез тынычланыр. Мисал итеп, кайнаган сулы савытка, бераз салкын су өстәсәк, ул кайнаудан туктар. Шулай ук, бу дөнья артыннан куган вакытта, аны бер мизгел эчендә читкә куеп, намаз үтәүгә, Коръән укуга, зикер кылуга йөрәгебезне юнәлтсәк, безгә шундый рәхәтлек, җиңеллек киләчәк.

Раббыбыз әйтте:

“Күңелләр Аллаһны зикер итү белән тынычланмыймы?” (әр-Рәгыд сүрәсе, 28 аять).

Расулүллаһ салләллаһү галәйһи үә сәлләм әйткән: “Тимер суда ничек күгәрә, шулай ук йөрәкләрегез тутыга!» Берсе: «Я Расулүллаһ галәйһиссәләм: «Йөрәкне ничек пакъларга була?» – дип сорый. Ул галәйһиссәләм: «Үлемне еш искә алу һәм Коръәнне уку белән!» – дип җавап бирә.

Аллаһы Тәгалә әйткән:

“Юк! (Бу бозык бәндәнең сүзе һич дөрес түгел!) Кылган (начар) нәрсәләре (һәм рәттән эшләгән гөнаһлары) аларның йөрәкләрен (мәгънәви бер) тутык белән каплаган”. (ал-Мутаффифин сүрәсе, 14 аять).

Безнең бу дөньяда яшәвебезнең максаты - ул йөрәгебезне пакълыкта, чисталыкта тоту. Ничек без чиста йөрәк белән, якты дөньяга килдек, шулай ук ахирәткә күчкәндә, Аллаһы Тәгалә каршына басканда пакъ йөрәк белән барырга тиешбез.

Ни өчен сәхабәләргә безгә караганда дин тоту җиңел булган? Чөнки аларның йөрәгендә дин, ә кулында дөнья булган. Ә безнең киресенчә - йөрәгебездә - дөнья, ә кулыбызда дин тора. Шуның өчен дин тоту безгә авыр булып тоела. Кич белән берәү юлда барганда, бер ташка сөртенеп егыла. Сүгенеп, аны кулына алып, читкә ыргыта. Ә инде көндез ул ташны бриллиант рәвешендә юлда очраткан булса, аны кулына алып, кесәсенә салып, өенә алып кайткан булыр иде. Кара йөрәккә дин яктысы кермәс. Йөрәк пакъ булганда гына диннең кыйммәтлелеге ачык була.

Рәсүл Әкрам галәйһиссәләм: “Кыямәт Көне алдыннан, дин тоту янган күмер кисәге кебек булыр. Тотсаң пешерер, җибәрсәң сүнәр”, - дип әйткән. Минем хатын, минем балалар, минем өем, минем машинам, минем эшем, дип сөйләргә яратабыз. Ә кешегә тагын “Минем динем!” дип гадәткә кертеп, яратып әйтергә өйрәнергә кирәк. Ничек без хатын, балалар, эш өчен җаваплы, шулай ук дин өчен без барыбыз да җаваплыбыз.

Бал хакында, аның файдасы, тәме турында никадәр сөйләсәк тә, ашамыйча торып, боларны белеп булмый. Шулай ук суга кермичә торып, йөзәргә өйрәнә алмыйбыз. Моннан чыгып, шуны аңлыйбыз, динне аңлар өчен, аның буенча яшәргә кирәк.

Йөрәк - ул тәндәге патша кебек. Ничек патша кешеләргә әмер кылып эшләтә, шулай ук йөрәк тән әгъзалары белән идарә итә. Йөрәк кара булса, аның теленнән начар сүзләр чыга, күзләре яман әйберләргә карый, уй белән оятсызлык хакында хыяллана, колаклар әшәкелекне тыңлый. Ә ничек йөрәкне каралыктан пакъларга? Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһисәләм шундый дога кылган: «Аллаһүммә мусаррифәл кулүүб сарриф кулүүбәнәә галәә таагәтик (Йөрәкләребезне юнәлдерүче, йә Аллаһ, Синең буйсынуыңа безнең йөрәкләребезне юнәлт). Йә мукаллибәл кулүүб сәббит калбии галәә дииник (Йә йөрәгебезнең халәтен үзгәртүче, Синең динеңә йөрәгемне нык кыл».

Аллаһы Тәгалә безгә шуны аңларга, йөрәгебезнең пакълануына тырышлык куярга, тормышыбызга динне кертергә һәм балаларыбызга да аны җиткерергә насыйп әйләсен. Әмин.

Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов. Питрәч районы, Көек авылы имамы.

Башка журналлар

Рәгаиб кичәсе намазы

25 гыйнвар 2017 ел 10:54

2019 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр

Мөселман ай календаре буенча 1440–1441 һиҗри еллар

01 гыйнвар 2017 ел 13:04

Нәрсә ул вакыф?

24 октябрь 2016 ел 17:07
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана