Кадер кичәсе фазыйләтләре

23 июль 2014 ел 13:50

Рамазан ае – изге вә шәриф айдыр һәм ошбу айның һәр көне, һәр кичәсе мөэмин-мөселманнар өчен бик тә кадерле. Шулай да, бу изге айның бер кичен аеруча зурлап, олы җаваплылык вә тәкъвалык белән үткәрәләр. Аллаһы Тәгалә шул кич турында аерым бер сүрә иңдерә һәм аны “Ләйләтүл кадер”, ягъни “Кадер кичәсе” дип билгеләп үтә. Сүрәнең башында ук: “Коръәнне шушы изге Кадер кичәсендә иңдердек”, - дип әйтелә. Шулай итеп, игелеккә, яктылыкка, пакьлеккә, яхшылыкка, ягъни бәхет-сәгадәткә илтә торган юлны күрсәтүче изге китап Рамазан аеның Кадер кичәсендә Ләүһүл-мәхфүздән күкләрнең беренче катына төшерелә.

Шушы серле кичнең шәрәфәте вә хикмәтен аңлатып, Аллаһ Сүбехәнәһү вә Тәгалә мөэминнәргә: “Кадер киче мең айдан да хәерлерәк”, - дигән сөенечле хәбәр бирә, ягъни ошбу кичтә кылынган гыйбадәт мең айлык (83 еллык!) гыйбадәтнең әҗереннән дә артыграк булуын аңлата.

“Кадер” сүрәсеннән белүебезчә, ошбу мөбарәк төндә Аллаһ әмере буенча җиргә бик күп фәрештәләр иңәр һәм алар белән Рух - Җәбраил фәрештә... Раббыбызның тугры мәхлуклары – фәрештәләр – гыйбадәт кылучы кешеләрне эзләрләр, шундыйларны тапсалар, аларга бәхет-изгелек теләп, гөнаһлары кичерелүен үтенеп, догалар кылырлар, “мөэмин-мөселманга сәләм!” дип дәшерләр һәм бу таң атканчыга кадәр дәвам итәр...

“Кадер кичәсе” гыйбарәсен, гадәттә, “Кодрәт киче” дип тәрҗемә итәләр, шулай ук “кадер” сүзен “тәкъдир” төшенчәсе белән бәйләп, шушы изге кичтә барлык Адәм балаларының алдагы елда булачак язмышлары каралыр дигән фикер белдерүчеләр дә бар: алар кешеләрнең Рамазан аендагы эш - гамәлләре, тоткан уразалары һәм, әлбәттә, бу изге төндә укыган намазлары, кылган догалары, белдергән теләк-үтенечләре киләсе елдагы тәкъдирләренә үз йогынтысын ясый, дип әйтәләр.

Галимнәр билгеләп үткәнчә, Кадер кичәсен кайбер галәмәтләрдән, шул кичкә хас булган аерым билгеләрдән тәгаенләргә мөмкин : бу кичә нурлы, тыныч һәм матур булыр; бик салкын да булмас, бик эссе дә булмас; ул кичтә

болытлар йөрмәс һәм җил исмәс, һавадан йолдызлар атылмас, яңгыр яумас, барча җиһанда тылсымлы тынгылык урнашыр...

Хәдисләрдәге мәгълүматка караганда, Кадер кичәсе Ураза аеның ахыргы ун көнендә була. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.с.): “Әгәр әлеге мөбарәк кичәне табарга теләсәгез, аны Рамазанның ахыргы 7 так төнендә эзләгез”, - дигән. Гайшә (р.г.) риваять кылуы буенча, Мөхәммәд (с.г.в.с.) Рамазан аеның ахыргы 10 төнен йокламыйча гыйбадәттә үткәргән булган, гыйбадәтендә гадәттән тыш тырышлык күрсәтеп, шул дәвердә хатыннарын да уяткан һәм аларга бу вакытта җимаг (якынлык) һич тә кылмаган. Бервакыт мөэминнәр анасы Гайшә (р.г.) пәйгамбәребездән (с.г.в.с.) сорады: “Әгәр мин Кадер кичәсен белсәм, ул кичтә нинди дога кылыйм?”. Мөхәммәд (с.г.в.с.) җавап итеп аңа: “Аллаһүммә иннәкә гафуввүн, түхиббүл гафвә фә әгфүганни” (“Йә Аллаһ, дөреслектә Син гафу итүче, гафу итәргә яратасың, минем гөнаһларымны гафу ит”), - дигән доганы өйрәткән.

“...Йә Раббым Аллаһ! Син бит гафу итүче, гафу итәргә яратасың. Мине, гаҗиз колыңны, гафу ит, белеп вә белми кылган гөнаһларымны ярлыка, үземә дә, туганнарыма дә тәүфыйк-һидәят юлында булырга, дөнья һәм ахирәт бәхетенә ирешергә насыйп кыл! Мине ярдәмеңнән ташлама... Ташлама...”. Ошбу догалар һәм башка шундый сорау-үтенечләребез белән Аллаһка мөрәҗәгать итеп, изге Рамазан аенда, Кадер кичәсендә генә түгел – ел әйләнәсендә, тормышыбыз дәвамында – һәрдаим гыйбадәт әһеле булуыбызны белдереп, Раббыбызны зурлап, Аңа шөкер итеп һәм мәхәббәтебезне баглап яшәсәк – Яратучы вәгъдә иткән олуг дәрәҗәгә ирешүчеләрдән булырбыз. Ошбу олуг дәрәҗәне Аллаһы Тәгалә һәммәбезгә дә насыйп кылсын, әәмиин.

 

Ришат Курамшин,

Кукмара мәдрәсәсе мөдире

Башка журналлар

Нәрсә ул вакыф?

24 октябрь 2016 ел 17:07

Дога кылу әдәпләре

15 август 2016 ел 11:22
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана