Мөфти намаз вакытлары хакында

08 май 2014 ел 16:02

Май башыннан (Казан өчен 5 майдан) алып, август ае башына кадәр, безнең җирлекнең табигый үзенчәлеге буларак, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң белән кушыла. Димәк, төн дәвамында аклык  бетми һәм ястү  намазының башын, шулай ук иртәнге намазның башын астрономик исәпләү белән билгеләп булмый. Шул сәбәпле, дин галимнәре сүзләренә таянып, бу чорда сәгать белән исәпләүгә күчү карар кылынды.  Ястү намазы кояш баегач, 1 сәгать 30 минуттан соң, ә сәхәр тәмам һәм иртәнге намаз керү вакыты кояш чыгарга 2 сәгать алдан дип билгеләнде.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның намаз вакытлары турындагы видеосын тыңласак, безнең җирлеккә хас намаз уку тәртипләре турында күп мәгълүмат алырбыз. Түбәндә әлеге видеоны тәкъдим итәбез. 

Шулай ук намаз вакытларына кагылышлы сораулар буенча  Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы Равил хәзрәт БИКБАЕВ белән киңәшергә мөмкин. Равил хәзрәтнең телефоны: 89297288860.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана