Мәүлидүн-нәби бәйрәме хакында бер-ике сүз

14 декабрь 2014 ел 12:13

Элеккеге заманнарда Пәйгамбәребез Мөхәммәд Расүлүллаһ салләллаһү галәйһи вә сәллам хәзрәтләренең туган көнен аерым - ачык билгеләп бәйрәм итү һәм шул көндә фәкыйрь – мескеннәрне ашлар ашатып, аларны сәдакалар биреп шатландыру, Расүлүллаһ салләллаһү галәйһи вә сәлламнең тууы, үсүе хакында гарәп яки төрки телләрдә бәян ителгән касыйдәләрне укылганы төгәл билгеле түгел.

         Әмма һиҗри исәп белән алтынчы гасырда, Ирбиль падишаһы, Мәлик Мозаффар Әбу Сәгыйт Күкбүре бине Гали бине Биктәгин[1], Мөхәммәд Расүлүллаһ салләллаһү галәйһи вә сәлламне ихлас күңеленнән яратканга һәм үзе дә бик юмарт кеше булганга күрә, шушы “Мәүлид - шәриф касыйдәсе”н укуны һәм зур табыннар – ашлар әзерләп, халыкны җыеп ашатуны, шунда күп изгелек кылып, сәдакалар таратып, кешеләргә ярдәм итүләрне гадәткә кертә. Ул һәр ел саен “Мәүлид – шәриф” көнендә галимнәрне, мәшәехләрне һәм дә күп санлы фәкыйрьләрне җыеп зур аш мәҗлесе ясый. “Мәүлед – шәриф” касыйдәләрен укучыларга һәм голямә, мәшәехләргә яхшы, матур киемнәр бүләк итеп, якынча, өч йөз мең алтын микъдарында мал сарыф итә. Расүлүллаһ салләллаһү галәйһи вә сәлламне бик тә яратканга күрә, күңеле тулып, аның өммәтен, бихисап фәкыйрьләрне һәм гыйлем әһелләрен, бу “Мәүлид – шәриф” бәйрәме сылтавы белән, шулкадәр күп маллар сарыф итеп, шатландыра торган була.

         Хафиз ибне Рәҗәп “Ләтаифүл – мәгариф” исемле китабында дүшәмбе көн ураза тотуның мөстәхәб булуы хакында хәдис шәриф бәян итеп, “Мәүлид шәриф бәйрәме” нә һәм анда, ачык рәвештә халыкка белдереп, шөкераналар кылырга кирәклегенә дәлилләр булганлыгын күрсәтә. Хәдисләр җыентыгы “Мөслим”дә, Әбү Котада, радыйаллаһү ганһүнең, риваять итүенчә, Расүлүллаһ салләлаһү галәйһи вә сәлламнән, аның дүшәмбе көн ни өчен ураза тотуы турында сорагач: “Зәликә йәүмүн вулидтү вә унзиләт галәйә фиһи ән нүбүвәтә!”- дип әйткән. Тәрҗемәсе: “Бу көн мин туган һәм миңа пәйгамбәрлек иңдерелгән көн!” – дип җавап бирә.

         Димәк, бу Расүлүллаһ салләлаһү галәйһи вә сәллам үзенең туган көнен һәм пәйгамбәрлек килгән көнен аерым гыйбадәт белән хөрмәт итүе, шушы олы нигъмәт өчен (кешеләргә сөекле пәйгамбәрен җибәргәне өчен), мөселманнарның Аллаһы Тәгаләгә шөкерана кылырга тиешлеген күрсәтә.  Шуңа күрә, ай хисабы буенча да аның туган көнен, шәригать кысаларыннан чыкмыйча, нинди рәвештә булса да хөрмәт итү нигезсез түгел, ә киресенчә дөрес икәнлеге исбатлана.

                     Телгә алынган Хафиз ибне Рәҗәпнең “Ләтаифүл – мәгариф” ендә, “Мөслим” дә Әбү Котада, радыйаллаһү ганһүнең риваяте буенча, китерелгән хәдисләргә таянып исбат ителгәннән соң, шулай ук мөхәддис, фәкыйһ галимнәрне дә искә алып үтмичә булмас. Сүюти, Гаскалани вә Касталани хәзрәтләренең дә, бу мәсьәләдә хәдис шәрифләр китереп, Пәйгамбәребез галәйһис саләтү вәс сәламнең туган көнен ихтирам итүне, рөхсәтле һәм күркәм эш икәнлегенә фәтва биргәннәрен дә күрә алабыз. Боларны төгәл итеп белергә теләгән кешеләр, шәех Йосыф бине Исмәгыйль Нәбаһәнинең ”Хуҗҗәтуллаһи галәл галәмин фи мугъҗизәт сәйидиль мурсәлин” китабына мөрәҗәгать итә алалар!

Вәффәканә-ллаһу вә иййәкүм бимә фиһи ридаһү!

(Аллаһ безгә һәм сезгә Аның ризалыгын алырга ярдәм итсен!)

Бу мәкалә Дамелла Галимҗан хәзрәт әл-Барудинең

«әд-Дин вә-л-әдәб» журналыннан алынды

 

[1] Әбү Сәгыйд Күкбүре бине Гали бине Биктәгин – Әрбил хөкемдары (1190–1232). Ул беренчеләрдән булып 1207 елны Мәүлидне бәйрәм буларак оештырган.

Башка журналлар

Нәрсә ул вакыф?

24 октябрь 2016 ел 17:07

Дога кылу әдәпләре

15 август 2016 ел 11:22
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана