Корбан чалу Аллаһыга якынайта

02 октябрь 2014 ел 14:56

Корбан бәйрәме (Гиид әл-Әдъхәә; гарәпчә عيد الأضحى) – хаҗ тәмамлануын билгеләгән ислам бәйрәме. Ураза бәйрәме тәмамлангач җитмеш көн узуга, зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә билгеләп үтелә. Мөселманнарның иң зур бәйрәме булып санала. Аллаһы сүбхәәнәһү үә Тәгалә ике пәйгамбәрне зур сынау белән сыный: Ибраһим пәйгамбәр улы Исмәгыйльне корбан итәргә алып барганда, Аллаһының рәхмәтеннән сөрелгән шайтан аңа килеп вәсвәсә кыла. «Сине әтиең үтерергә алып бара. Кач тизрәк», – ди. Сөекле әти-әнисенең һәм Раббысының сүзеннән чыгарга ияләшмәгән бала: «Мин Аллаһы әмеренә каршы килмим. Әтием барын да белеп эшли», – дип мәльгунне ташлар атып куып җибәрә.

Колларының итагатьләренә күрә, Аллаһы сүбхәәнәһү үә Тәгалә Үзенең киң рәхмәте итеп Исмәгыйльне саклап кала. Ата кешенең кулындагы пычагы үтми һәм күктән корбан итәргә дип, Аллаһы Тәгалә тарафыннан бәрән төшерелә.

Шул көннәрдән бирле Корбан гаете изге бер йола итеп билгеләп үтелә. Бу тарихи вакыйга барыбыз өчен дә бик мөһим һәм гыйбрәтле. Шул ук вакытта без бу кыйссадан Аллаһының киң кодрәтен күрәбез.

Безнең буынга әлеге бәйрәм төрле гадәт, әдәби әсәрләр аша килеп җиткән. Гадәттәгечә, ул Мәккәгә хаҗ кылу белән туры килә. Бәйрәм ир кешеләр өчен госел алып, чиста-пакь киемнәрне киеп, мәчеткә Гает намазын укырга бару белән башлана. Гадәт буенча, мәчеткә барганда тәкбир –

دُمْ الْحَاللهُ أَكْبَرُ ، اللهُ أَكْبَرُ ، وَللهِوَ، إِلَّا اللهُ اللهُ أَكْبَرُ ، اللهُ أَكْبَرُ ، لَا إِلَهَ

«Аллаhу әкбәр, Аллаhу әкбәр, ләәәә иләәhә илләллаhу Аллаhу әкбәр, Аллаhу әкбәр үә лилләhил хәмде» сүзләре әйтелә. Гает намазыннан соң корбан чалына. Аннары туганнарны, танышларны зиярәт кылу, табыннар әзерләү, бүләкләр тарату кабул ителгән.

1. Корбан чалу хөкемнәре һәм кешегә бу гамәл мәҗбүри булсын өчен үтәлергә тиешле шартлар.

* Байлыгы һәм мөмкинчелеге булган һәрбер мөселман кешесе өчен корбан чалу ваҗиб гамәл санала.

* Шулай ук бу эшкә тотынган кешенең акыллы, балигъ булуы, сәфәрдә булмавы шарт. Әгәр дә инде мөмкинчелеге булмаса, гөнаһ юк. Шулай да бу изгелекле эшнең әҗере бик бөек икәнлеген онытырга ярамый. Чөнки корбан чалганда хайванның беренче тамчы каны җиргә тамганчы ук суючының гөнаһлары кичерелә.

* Бу гамәлдә, башкалардагы кебек үк, ният мөһим әһәмияткә ия. Аллаһы сүбхәәнәһү үә Тәгалә “Хаҗ” сүрәсенең 37 нче аятендә әйтеп үтә:

لَن يَنَالَ اللَّهَ لُحُومُهَا وَلَا دِمَاؤُهَا وَلَكِن يَنَالُهُ التَّقْوَى مِنكُمْ كَذَلِكَ سَخَّرَهَا

لَكُمْ لِتُكَبِّرُوا اللَّهَ عَلَى مَا هَدَاكُمْ وَبَشِّرِ الْمُحْسِنِينَ

«Сез чалган дөяләрнең итләре, каннары Аллаһыга ирешмәс, мәгәр тәкъвалыгыгыз вә изге гамәлләрегез ирешер».

2. Корбан ите таратылырга тиешле кешеләр.

* Корбан, нигездә, фәкыйрь, мохтаҗ, мескен, ятим, кимчелекле кешеләргә, тол хатыннарга, сәфәрдә булучыларга өләшенә.

* Әгәр дә корбан чалган кешенең үз әнисе тол хатын булса, аңа да бирелергә тиеш. Корбанлык итен ике төрле юл белән корбан әһелләренә ирештерәләр. Берәүләр, кисәкләргә бүлеп, итне тарата, икенчеләр, табын ясап, мохтаҗ кешеләрне чакырып, Коръән мәҗлесе үткәрә. Икесе дә күркәм гамәл санала. Ничек эшләсәң дә дөрес була.

3. Корбан ителәсе хайванның кимчелекләре булырга тиеш түгел.

* Дөрестән дә, әгәр дә хайванның кайбер кимчелекләре булса, аны корбан итәргә була әле. Алар түбәндәгеләр:

– хайванның күз күреме начар булу, кылыйлык;

– бер аягы аксау, әгәр бу аксаклык хайванның йөрүенә комачау итмәсә;

– тумыштан мөгезләре яисә мөгезенең бер өлеше булмау;

– колаклары тишелгән булу;

– берничә теше булмау;

– койрыгының яки колагының зур әһәмияткә ия булмаган өлеше булмау.

Ләкин иң яхшысы – хайванның бу кимчелекләрдән пакь булуы.

4. Ә кайбер җитдирәк кимчелекләр аркасында хайваннар корбанга суелырга лаек түгел. Алар түбәндәгеләр:

– бер күзе яки ике күзе дә дөм сукыр булса;

– аксаклыгы берәр урынга барып җитәргә комачау итсә;

– бер яки ике колагы да тулысынча киселгән булса;

– күпчелек тешләре булмаса;

– бер яки ике мөгезе төптән сынган булса;

– койрыкның яртысына яки аннан да күбрәгенә зыян килгән булса;

– имчәкләре булмаса;

– бик талчыккан хәлдә яки хәлсез хайван булса;

– тумыштан колаксыз яки койрыксыз булса;

– көтүдәге хайваннарга кушыла алмаслык дәрәҗәдә котырынган булса;

– нәҗес (чиста булмаган ризык) белән тукланса.

5. Корбанга суелырга лаеклы хайваннар.

* Алар – сарык, кәҗә, сыер, үгез, буйвол, дөя.

Ә калган хайваннарны корбанга тотарга ярамый. Югарыда әйтелгән хайваннар ата җенестән, ана җенестән булса да ярый. Нигездә, сарык яисә кәҗә сую хуплана. Алар бер еллык булырга тиеш. Әгәр хайван ярты еллык, әмма көр һәм таза, бер еллык кебек булса, андый да ярый. Ләкин мөгезле эре хайваннар – ике яшьлек, дөя биш яшьлек булырга тиеш. Мөгезле эре хайван белән дөя – бер кешедән дә, җиде кешедән дә чалына ала. Бергәләп зур малны чалырга теләгән кешеләрнең нияте Аллаһы ризалыгы өчен генә булырга тиеш! Әгәр дә инде араларыннан берсе ит алырга теләгәннән генә чалса, берсенең дә корбаны кабул булмаячак!

6. Корбан чалу рәвеше.

Башта тыныч кына итеп корбанны чалынасы урынга илтеп җиткерергә кирәк. Аннары, газап кылмыйча, сул ягына яткырасы һәм башын кыйблага борып куясы. Вак хайванның, арткы уң аягыннан кала, өч аягы бәйләнә. Суясы кеше ният кыла, янәшәдәгеләр тәкбир әйтә. Шуннары “Әнгам (Терлек)” сүрәсенең бер өлеше (162-163 нче аятьләр) укыла:

قُلْ إِنَّ صَلاَتِي وَنُسُكِي وَمَحْيَايَ وَمَمَاتِي لِلّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ

لاَ شَرِيكَ لَهُ وَبِذَلِكَ أُمِرْتُ وَأَنَاْ أَوَّلُ الْمُسْلِمِينَ

«Әгузу билләһи минәш-шәйтанирраҗим. Бисмилләһи-рахмәнир-рахим. Куль иннә саләәти үә нүсүкии үә мәхьйәәйә вә мәмәәтии лилләәһи раббил гәәләмиин…» («Әйт: «Дөреслектә, минем намазым, гыйбадәтем Аллаһыга, яшәвем дә, үлемем дә галәмнәрнең Раббысы ихтыярында, Аңа тиңдәшләр юк»). Аннары: بِسْمِ اللهِ اللهُ أكْبَرُ “Бисмилләһи Әллаһү әкбәр” дип хайван чалына, дога кылына.

Өстәмә рәвештә ике рәкәгать нәфел намазын укырга була. Пәйгамбәребез (салләллаһу гәләйһи үә сәлләм) әйткән: «Корбан чалган кеше, пычагын куйгач та, ике рәкәгать намаз укыса, Аллаһы Тәгалә аңа ни теләсә шуны бирер».

7. Чалынган корбанның итен тарату тәртибе.

* Итне өч өлешкә бүлү яхшы. Бер өлеше – күршеләргә һәм туганнарга таратыла, икенчесе – ярлыларга һәм мескеннәргә, ә өченче өлеше чалдырган кешенең гаиләсенә кала.

8. Корбан чалуның үз хикмәте һәм файдасы.

* Корбан чалу, беренчедән, Аллаһыга һәм Аның ризалыгына якынайта. Раббыбыз ул корбанга мохтаҗ түгел, тик ул моның белән безнең Үзенә якынлык дәрәҗәсен арттыра. Шулай ук корбан Исмәгыйь галәйһиссәлам кыйссасын искә төшерә, аның коткарылуы хакында фикерләвебезне яңарта. Мөселманнарның

корбан чалуы – аларның Аллаһы юлында малларын кызганмавын күрсәтә. Бу канун мескеннәрне һәм ятимнәрне шатландыруга китерә.

* Ә файдасына килгәндә, кешенең гөнаһлары ярлыкана, ул Аллаһыга шөкер итеп, Аның алдында булган бурычын үти, чалынган хайван Кыямәт көнендә чалучыны Сыйрат күпере аша алып чыга һәм аның котылуында сәбәпче була. Мескен, ятимнәрне сөендереп, без аларның канәгатьләнүенә ирешәбез.

* Гадәттә, без һәр елны көчебездән килгәнчә, Гает бәйрәмен олылап үткәрергә тырышабыз. Күпләребез бу йоланы авылларына – якыннары янына кайтып үти, ә андый мөмкинчелекләре булмаучылар мәчетләргә мөрәҗәгать итә ала.

 *********

Рөстәм, сорау-җавапны күрсәтебрәк, бәлки текст эченә рамкага кертеп куяргадыр

Сорау. Корбанлыкны аз-азлап түләү шарты белән бурычка алырга ярыймы?

Җавап. Хәле булмаган кешегә бурычка кереп корбан чалу дөрес түгел, чөнки кешенең корбан чалырлык малы нисабы булырга тиеш.

Сорау. Сатып алган корбанлык чалганчы үлеп китсә нишләргә? Яңасын сатып алыргамы?

Җавап. Мөмкинчелеге булса яңаны сатып ала, ә инде булмаса, изге нияте өчен әҗер-савабына ирешер, иншә Аллаһ.

Сорау. Корбан чалдыручыга нинди таләпләр куела?

Җавап. Аның мөселман булуы, акыллы булуы, бәләгатькә җитүе, ирекле булуы, сәфәрдә булмавы һәм корбан нисабы булуы мәҗбүри (бүгенге корбан нисабы 15 мең сум).

Язманы һәм газета укучыларыбыз сорауларына җавапларны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге белгече Тимергали хәзрәт ЮЛДАШЕВ әзерләде

"ДИН ВӘ МӘГЫЙШӘТ"

Башка журналлар

Нәрсә ул вакыф?

24 октябрь 2016 ел 17:07

Дога кылу әдәпләре

15 август 2016 ел 11:22
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана