Мәет кырыенда кабаланып йөргәнче шушы кечкенә генә тәртипкә күз төшерегез...

20 ноябрь 2014 ел 11:49

Кайвакыт, Раббыбыз Аллаһы яраткан якыннарыбызны үзенә ала. Һәрбарчабызга зур кайгылар килә, кояшның нурын, көннең матурлыгын, ризыкъның тәмен сизми башлыйбыз. Һичшиксез, бу бик тә авыр хушлашу булып тора.

Теге дөньяга сәфәр чыгучыга...

Үлем – ул кешенең гәүдәсеннән җаны чыгу процессы. Ул бер дә рәхәт эшләрдән саналмый. Интекмичә җаны чыгучылар бик аз, күбесе зур авыртулар кичереп, хәтта сөйләшү, аңлашу сыйфатларын югалтып китә.
 

Әгәр туганыбыз акылында икән, аны үлем хәлендә ятканда әллә ни интектермичә “лә иләһә иллә Аллаһ” дип әйттерү бик яхшы үлем галәмәтләреннән була. Әйтүен булдыра алмаса, ул вакытта туганың янына утырып шушы сүзләрне аның колакларына пышылдарга кирәк. Ахыргы ишеткән сүзләре шәһадәт кәлимәсе булуы тиешле.

Шулай ук вафатлыкка баручыга Коръән уку һәм тыңлату бик саваплы булыр. Күбрәк “Фатыйха”, “Ясин” шикелле сүрәләрне укыгыз. Әгәр укучы кешегез юк икән, ул вакытта кассет-дисктан яки интернет челтәреннән Коръәнне уйнату тыелмаган. Чөнки, исегездә калдырыгыз, изге китаптагы булган шифалы аятьләр никадәр булса да, үлем процессын җиңеләйтәләр.

Туганыгыз кырыенда җыелышып, аны сөйләштереп яки кинофильмнардагы шикелле теге-монысы белән саубуллаштырып маташа күрмәгез. Бу бик яман гамәл булыр, аны интектерә күрмәгез! Хәзер моның вакыты түгел, хәзер мәңгелеккә күченү әзерләнә – монда буш дөнья сүзе булырга тиеш түгел.

Сабыр бул, сынма

Шушындый авырлык һәрбер гаиләгә, һәрбер кешегә килә, берәү дә моннан кача алмый. Гомеребез буе кемнедер каршы алабыз, кемнедер озатабыз...

Бу әүвәл, иң авыр булган вакытта, безнең төп бурычыбыз вафат булган кешенең җанын куркытмау булып тора. Чөнки җаннар алар юкка чыкмый, алар исәннәр һәм бар нәрсәне ишетеп вә тыңлап торалар. Бакый дөньяга көн саен йөри торган булсак, ул безнең өчен бер дә куркыныч урын булмас иде. Ләкин, ахыйрәткә баруыбыз фәкать бер генә мәртәбә була. Шуңа да, киләчәктә аның белән нәрсәләр булыр дип мәет бик нык курка. Әгәр дә үле гәүдә кырыенда үкси-үкси елый башласак, вафат булган туганыбызны куркытып аңа тагын да зуррак авырлык китерергә мөмкинбез.

Бервакыт пәйгамбәребез Мөхәммәд (аңа Аллаһының сәламе вә салаватлары булсын) баласы вафат булган хатын янына килеп аны юатты:

-Курык Аллаһыдан (артык елама), сабыр ит, - дип.

Теге хатын аны пәйгамбәр икәнен танымыйча:

-Сөйләмә! Синең балаң түгел, минеке үлде, - дип каты җавап кайтара.

Әмма, соңыннан аңа кем белән сөйләшкәнен аңлаталар һәм ул хатасын танып кире Аллаһының расүле янына килеп гафу сорый.

-Бәла килеп төшкән сәгаттә булган сабырлык кылу, ул иң күркәм сабырлыктыр –дип аңлата аңа Мөхәммәд пәйгамбәр. (Бохари риваяте)

Шул сәбәптән, хөрмәтле мөселман кардәшләрем, мәет каршында кычкырып елый күрмәгез, ул юкка чыкмады, бетмәде. Ул сезгә карап, сезнең һәр сүзне тыңлап тора. Игътибарлы булыгыз!

Җаны чыгып киткәч...

Ислам динендә кеше вафат булгач, аны озак иттереп җир өстендә тоту тыелган. Никадәр без мәетне җир өстендә озаграк тотабыз, шулкадәр аны озаграк интектерәбез. Балык ничек судан һавага чыгып газаплана, шулай ук вафатның җаны җир өстендә авырлыкларын чигә. Ул тизрәк күмелергә, үзенең мәңгелек йортына күчергә һәм бу дөньядан тизрәк котылырга омтыла.

Мәет кырыенда кабаланып йөргәнче шушы кечкенә генә тәртипкә күз төшерегез:

1. Мәетне аяклары белән кыйблага борып аркасына яткырыгыз.

2. Күзләрен, авызын ябыгыз.

3. Корсагы күбеп китмәсен өчен анда авыррак әйбер куегыз.

4. Полицияне дәшегез, үлем турында расланган кәгазьне алыгыз.

5. Табибларны чакыртып, алардан үлем турында таныклык алыгыз.

6. Туганнарыгызны, мәет юучыларны, мәхәллә хәзрәтен дәшегез.

7. Каберлек турында белешегез. Җеназа кайда вә ничәдә укыла икәнен фикерләшегез. Туганнарыгызны һәм башка халыкны шул вакытка чакырыгыз.

8. Мәетне юа, кәфенли башлагыз.

9. Ишегалдында тәһлил һәм дога кылырга урын хәзерләгез.

10. Әҗәт-бурычлары турында белешегез . Бу бик әһәмиятле нәрсә.

11. Җеназа намазын башкарып мәетне озатыгыз.

12. Зиратта мәет күмешүдә халыкны оештырыгыз.

Тиешле эшләрнең барысын да бу язмада сыйдырып бетереп булмас, ләкин сез һәрвакытта да мәхәлләгезнең имам-хатыйбыннан яки остабикәсеннән ярдәм сорый аласыз.


Хабир хазрәт ХАНОВ, Чирмешән авылы мәчетенең имам-хатыйбы

Башка журналлар

Нәрсә ул вакыф?

24 октябрь 2016 ел 17:07

Дога кылу әдәпләре

15 август 2016 ел 11:22
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана