Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм – иң камил кеше

19 декабрь 2014 ел 10:38

Безнең эраның алтынчы гасырында, бу дөньяга бөтен кешелек өчен үрнәк камил кеше җибәрелә – соңгы Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләм. Бөек Аллаһ изге Коръәндә җирдәге һәм Ахирәттәге тормыш бәхетле булсын өчен, барлык кешеләргә Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмгә иярергә куша.

Мөхәммәд галәйһиссәләм, пәйгамбәрләр имамы буларак, барлык пәйгамбәрләрнең иң матур сыйфатларын үзендә туплаган. Ул мул сулы елгалар койган диңгез кебек. Һәрбер кеше аның тормышын үзенә үрнәк итеп алырга мөмкин. Мөхәммәд галәйһиссәләм үзенең бер хәдисендә: “Мин күркәм әхлакны камилләштерү өчен җибәрелдем”, – дип әйткән (Әхмәд бин Хәнбәл, Муснад). Аллаһы  Раббыбыз да Коръән Кәримендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмне мактап:

“Хакыйкатьтә, син – югары әхлак иясе”, – дигән. (“Каләм” сүрәсе, 4нче аять).

Ул игелекле, итагатьле, шәфкатьле, миһербанлы, сабыр, киң күңелле, юмарт, ышанычлы, тыйнак була. Бу сыйфатлар Пәйгамбәребез галәйһиссәләмдә иң камил дәрәҗәдә була. Коръәндә әйтелгән:

“Тәхкыйк, Аллаһ Расүлендә сезгә иярергә тиешле булган күркәм холык вә яхшы сыйфатлар бардыр, Аллаһтан савапны һәм ахирәттә җәннәтне өмет иткән хәлдә, Аллаһны күп зекер итүче мөэминнәр өчен” (“Әхзаб” сүрәсе, 21нче аять).

 Аллаһ илчесе галәйһиссәләмнең әхлак чыганагы – Коръән булган. Шуңа күрә, Расүлебезнең холкы нинди иде соң? – дигән сорауга Гайшә анабыз (Аллаһ аннан разый булса иде): “Аның холкы – Коръән иде”, – дип җавап биргән. Ул Коръән Кәрим тыйган нәрсәгә ачуланып караган һәм Коръән Кәрим кушкан нәрсәдән канәгатьләнү тойган. Ул Аллаһка ошамаган гамәл кылучыларны хөкем иткән һәм шелтәләгән. Расүлебез галәйһиссәләм Аллаһ риза булмаган нәрсәләр өчен генә ачуланган.

Аллаһ расүле галәйһиссәләм югары дәрәҗәдә намуслы һәм ышанычлы, кешеләр белән мөнәсәбәттә йомшак һәм дустанә кеше булган. Ул әхлакый, саф фикер йөртергә яраткан. Аллаһ илчесе галәйһиссәләмгә тупаслык, әдәпсезлек һәм оятсызлык ят булган. Ул беркайчан да явызлыкка явызлык белән җавап бирмәгән, дошманнарын кичерә белгән. Әгәр кемдер аннан берәр нәрсә сораса, яки берәр нәрсә белән кызыксынса, Аллаһ илчесе галәйһиссәләм һәрвакыт йомшак һәм төпле итеп җавап биргән, тупас һәм ихтирамсыз бер сүз дә кулланмаган. Ул беркайчан да әңгәмәдәшен ярты сүздә бүлдермәгән. Әгәр берәрсенең сүзе чамадан чыкса, ул аны я кире каккан, я торып киткән.

Аллаһның расүле гәләйһиссәләм әйткән: “Миңа тәрбияне Аллаһ үзе бирде, һәм бу тәрбия нинди күркәм булды”, – дигән (Суюти “Җәмиг әс-сәгыйрь”). Сәхабәләр Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең күркәм яшәү рәвешен, әдәбен күреп бик сокланганнар. Әнәс бин Мәлик (Аллаһ аннан разый булса иде) дигән сәхабә әйткән: “Мин Аллаһның расүле гәләйһиссәләмгә ун ел хезмәт кылдым. Бер мәртәбә дә ямьсез сүз сөйләгәнен ишетмәдем. Беркайчан да: ”Бу эшне ник болай эшләдең?” – дип ачуланганын күрмәдем”, – дигән (Мөслим).

Аллаһ расүле галәйһиссәләм күршеләрен хөрмәт иткән һәм кунакларын ихтирам белән кабул иткән. Аның Аллаһ өчен хезмәт итмәгән яки яхшы гамәл кылмаган бер генә минуты да булмаган. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм киләчәккә өмет белән караган, төшенкелеккә бирелүне яратмаган. Ул ике эшнең берсен башларга кирәк булганда, аларның иң файдалысын сайлаган. Ул бәлагә төшкәннәргә ярдәм итәргә һәм мәзлүмнәрне коткарырга яраткан.

Аллаһ илчесе галәйһиссәләм үзенең сәхабәләрен бик яраткан, алар белән еш киңәшләшкән һәм алар турында кайгырткан. Әгәр сәхабәләреннән берәрсе авырып китсә, ул аларның хәлен белергә бара торган булган. Әгәр берәрсе югалып торса, Пәйгамбәребез галәйһиссәләм аны эзләгән. Берәрсе вафат булса, аның хакына дога кылган. Ул һәрвакыт башкаларның гафу үтенүен кабул иткән, аның өчен көчле дә, көчсез дә үз хокукларында тигез булган. Сүз остасы буларак, Пәйгамбәребез галәйһиссәләм күп төрле гыйбрәтле хикәяләр һәм тарихлар сөйли торган булган. Ул һәрвакыт дөресен генә сөйләгән.

Аллаһ расүле галәйһиссәләмнең тәрбиялеге һәм әдәплелегенә килгәндә, ул сәхабәләренә бик мәрхәмәтле, хөрмәтле мөнәсәбәттә булган, кысан җирдә һәрвакыт башкаларга күбрәк урын калдырган. Берәрсен күрсә, ул аны һәрвакыт беренче булып сәламләгән.

Аллаһ илчесе галәйһиссәләм бик тыйнак булган. Кешеләр җыелган җиргә яки җыелышка килгәч, ул урын бар җиргә утырган һәм моның белән барысының да бертигез хокуклы икәнлеген ассызыклаган. Әңгәмәдәше белән утырганда, беркайчан да аннан алда торып басмаган. Ашыккан вакытта һәрвакыт гафу үтенгән.

Пәйгамбәребез галәйһиссәләм беркайчан да ярлыларга фәкыйрьлекләре өчен җирәнеп карамаган, байлар алдында түбәнчелек күрсәтмәгән. Ул  һәрвакыт иминлекне югары куйган. Ашаганда, эчкәндә уң кулын файдаланган, чөнки аңа Аллаһ шулай кушкан. Ул хуш исләрне яраткан: суган, сарымсак кебек начар ис таратучы нәрсәләрне сөймәгән. Аллаһ илчесе галәйһиссәләм үзенең сәхабәләреннән киеме белән дә, җыелышларда утырган урыны белән дә аерылып тормаган. Берәрсе килсә: “Ә сезнең кайсыгыз Мөхәммәд соң?” – дип сорый торган булган.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм киемнәрдән ашык сөягенә кадәр җитүче озын җилән киеп йөрергә яраткан. Кием-салымда да, ризыкта да бернинди  артыклыкны кабул итмәгән. Башына чалма һәм башлык кия торган булган, ә уң кулының чәнчә бармагында көмеш балдагы булган.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтте:

لَقَدْ جَاءكُمْ رَسُولٌ مِّنْ أَنفُسِكُمْ عَزِيزٌ عَلَيْهِ

 مَا عَنِتُّمْ حَرِيصٌ عَلَيْكُم بِالْمُؤْمِنِينَ رَؤُوفٌ رَّحِيمٌ

“Ий кешеләр, тәхкыйк, сезгә үз арагыздан пәйгамбәр килде, Аллаһка карышуыгыз аңар авырдыр, сезнең иманга килүегез өчен ул бик тырышучы, мөэминнәргә шәфкатьледер” (“Тәүбә” сүрәсе, 128нче аять).

“Күңелебездә пәйгамбәребезгә мәхәббәт бармы?” - дигән сорау бирәсе килә.

Ни өчен без бәхетсез соң? Бездән Раббыбыз канәгатьме? Тормышыбыз кая бара? Без кешеләр белән нинди мөнәсәбәттә? Без аларга ярдәм итәбезме, аларны аңлыйбызмы? Яисә без үзебез турында гына уйлыйбызмы?

Сорауларга җавап табыйк та, тормышыбызны үзгәртик, җәмәгать.

Нияз хәзрәт Сабиров, ТР МДНнең дәгъват бүлеге җитәкчесе, "Апанай" мәчете имам-хатыйбы

Башка журналлар

Коръән могҗизалары

01 июнь 2020 ел 13:45
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана