Рөстәм Хәйруллин: "Казахстанда хөкүмәт ярдәме белән эшләүче мөселман телеканалы бар"

03 март 2015 ел 14:17

Мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Казахстанда беренче мәртәбә үткәрелүче имамнар җыенында катнашты. Чара кысаларында Казахстанда яшәүче мөселманнарның тормышы һәм дини эшчәнлеге белән якыннан танышу, үзара элемтәләр урнаштыру, тәҗрибә уртаклашу ниятләнелгән иде.

“Ислам – тынычлык һәм татулык дине” дип аталган форумга Казахстан имамнары чакырылган. Форум алдыннан “2020 елга кадәр Казахстан мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеген үстерү концепциясе” һәм башка

документлар әзерләнгән. Әлеге документлар тынычлык, ватанпәрвәрлек, милли гореф-гадәтләргә хөрмәт, Казахстан халкының үзенчәлекләре, гаиләләрне, тирә-як мохитне саклауга кагылышлы мәсьәләләрне колачлый.

***

Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН форумнан алган тәэсирләрен, Казахстандагы дини тормыш турындагы фикерләрен газета укучыларыбызга да җиткерде:

- Төрки кардәшләребез казахлардан чакыру килгәч, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе сәфәрдә булу сәбәпле, анда мине җибәрде. Элек бер дәүләттә яшәгән, төрки тамырлы халык белән, аларның дин әһелләре белән, әлбәттә, безнең элемтәләр моңа кадәр дә бар иде. Берничә ел элек Казахстан мөфтие Ержан кажы Маямеров үзе дә Болгарга килеп китте.

Астанада безне мөфти хәзрәт үзе каршылады, зурлап кунак иттеләр. Без, үз чиратыбызда, аларга мөфти Камил хәзрәтнең сәламнәрен җиткердек. Аралаша торгач, шул да ачыкланды – Казахстан мөфтие Татарстанда, Чаллы шәһәрендә хәрби хезмәттә булган икән, безне якын күрүе шуның белән дә бәйле, ахры.

Казахстанның Диния нәзарәте Алматыдан башкалага – Астанага күчкән. Барлык чаралар да шушы шәһәрдә узды. Беренче көнне мөфтиләр белән аларның Хәләл комитетында очраштык. Татарстан, Кыргызстан һәм Казахстан бергәләшеп зур эшкә тотынырга - хәләл индустрияне үстерүгә керешергә ниятлиләр. Бу өлкәдә мөфтиятләр арасында хезмәттәшлек турында меморандум әзерләнә. Узган ел азагында Казахстан делегациясе Татарстанга да килеп киткән иде. Ул вакытта “Хәләл” стандарт комитеты белән хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре урнаштыру турында сүз барды.

Хәзерге вакытта хәләл дигән сүз модага кереп китте бит. Кем тели – шул тота да үз товарына хәләл дип язып куя. Безнең арада махсус икътисади зона булгач, хәләл мәсьәләсенә игътибар итү аеруча мөһим, чөнки алар җитештергән продукция – безгә, безнеке аларга керә. Монда хәләл дигән товарны тикшереп үткәрү турында сүз бара. Менә шуны тормышка ашыру ниятеннән Казахстан, Кыргызстан һәм Татарстан зур эшкә тотыналар, Аллаһы боерса.

Астанада мөфти хәзрәтнең урынбасарлары белән танышып, алардагы дини белем бирү системасы эшчәнлеге белән дә кызыксындык. Аларда да бездәге шикелле бер дини университет, 10 мәдрәсә, берничә Коръәнне өйрәнү үзәге эшли икән. Тагын бер әйбергә игътибар иттем, безгә дә Аллаһы тәгалә шуны күрергә насыйп итсә иде – Диния нәзарәтенең хөкүмәт ярдәме белән эшләүче мөселман телеканалы бар. Кайсы өйгә керсәң дә мәш килеп шул каналны карыйлар. “Иман” журналы, газеталары зур-зур тиражлар белән тарала. Барлыгы 2,5 мең ярым мәчет исәпләнә. Без катнашкан шушы “Ислам – тынычлык һәм татулык дине” дип аталучы Казахстан имамнарының беренче форумына 500 имам (һәр бишенче имам) килгән иде.

Зур иске мәчеткә кереп чыктык, янәшәсендә генә мәдрәсә эшләп тора. Анда бездән – Россиядән килгән берничә казах баласы укый икән. Астанада барлыгы сигез мәчет, төп мәчетләре – “Хәзрәт Солтан”да булдык. Казахлар һәр җомга вәгазен бастырып, яздырып халыкка тараталар. Аллаһы тәгалә бездә дә шуларны эшәргә насыйп итсә иде.

Һәрберебез үз мәчетләребездә, үз мөфтиятендә ябылып кына да ята алабыз, билгеле, әмма аралашу, тәҗрибә уртаклашу кирәк. Шул ук уку-укыту системасында да кулга-кул тотынышып эшләргә була. Исламдагы чит агымнар, дибез икән – аларда да шул ук проблема. Алга таба да мөселманнар, төрки кардәшләребез белән аралашып, тәҗрибә уртаклашып, каршылыкларны гыйлем белән җиңеп яшәргә насыйп итсә иде.

"Дин вә мәгыйшәт"

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана