"Шура" 2 нче сан

16 сентябрь 2014 ел 10:54

Дини альманах “Шура”ның икенче саны дөнья күрде. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхәррирлегендә әзерләнгән журнал 204 биттән гыйбарәт һәм динебезгә кагылышлы күп сандагы темаларны колачлый. Альманах  мөфтинең  Корбан бәйрәме котлавы белән ачылып китә. Басманың бер өлеше Корбан бәйрәменә багышлана. Корбан гаете хөтбәләре дә урнаштырылган. Барлыгы төрле темаларга багышланган 13 вәгазь урын алган.

Узган саннан аермалы буларак бу басма сәхифәләргә бүлеп эшләнгән. “Хәнәфи мәзхәбенең дәлилләре”, “Динебез- Ислам дине”, “Дин гыйлеме”, “Фән”, “Әңгәмә”,  “Мәрҗани елы”, “Публицистика”, “Сорау-җавап”, “Мирасыбыз”, “Догалар” дигән рубрикалар бар.

Альманахның соңгы битләрендә “Шура” журналының 1916 елда дөнья күргән саныннан алынган татар теленең әһәмияте турындагы мәкалә урын алган. Ул иске татар имлясында язылган.

“Шура” 2000 данә тираж белән басылды һәм республиканың һәр имамына тапшырыла.

10.10.2013

Башка журналлар

"Шура" альманахының 12 нче саны дөнья күрде

Басманың төп өлешен имамнарга тәкъдим ителгән 13 вәгазь алып тора. “Әбу Хәнифә нәсыйхәтләре”...

28 март 2016 ел 13:56

Мөфти мөхәррирлегендә дини альманах чыга башлады

“Шура” альманахының беренче саны дөнья күрде. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы...

23 октябрь 2014 ел 16:30
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана