Әгерҗелеләр ифтар ашын мәдрәсәдә уздыра ала

06 июнь 2017 ел 13:43
Әгерҗелеләр ифтар ашын мәдрәсәдә уздыра ала

Раббыбыз Аллаһының безгә булган санап бетергесез нигъмәтләренең берсе – изге Рамазан ае.

Рамазан аенда ураза тотучы кешене ашату бик изге вә әҗер-саваплы гамәл булып санала. Мөхәммәд пәйгамбәребез әйтте: «Кем дә кем ураза тотучыны ашатса, ураза тотучының әҗер-савабы кимемәгән хәлдә, аңа да шундый ук әҗер-савап булачак». Ә ураза тотучының савабы нинди? Аның савабы хисапсыз, аңа әҗерне Аллаһ Үзе бирә, аның күпме икәнен беркем дә белми. Гомумән, кешеләрне ризык белән сыйлау, ул җәннәт әһелләренең дөньяда яшәгәндә эшләгән күркәм эшләренең берсе булып санала.

Әлбәттә, ифтарларны  өйдә дә уздырырга була, әмма мәчеттә уздырсаң ул -  уңайлырак, авыз ачучылар күбрәк була. Әгерҗе шәһәренең “Нур” мәчете каршындагы мәдрәсә бинасында 100 кешелек ифтар мәҗлесләре оештырырга ниятлиләр. Кем әлеге изге эштә катнашырга тели (матди көч беләнме яки үзенең кул көче беләнме), исемлеккә теркәлү өчен түбәндәге телефон номерына шалтырата ала: 8-987-293-04-63.

Габделкәрим хәзрәт ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН,

Әгерҗе шәһәренең “Нур” мәчете имам-хатыйбы

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана